Туган як

Көрәшчеләр сынатмады

Баулыда «Татнефть» акционерлык җәмгыятенә кергән предприятиеләр спартакиадасының чираттагы ярышы уздырылды. Бу юлы татарча көрәш осталары бил алышты. «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте командасы унике команда арасында икенче призлы урынга чыкты. Ул команданың биш көрәшчесе дә сынатмады: үз авырлык үлчәүләрендә Алексей Журавлев һәм Илдар Локманов - беренче, Илназ Сабиров - өченче, Руслан Вәлиев...

Баулыда «Татнефть» акционерлык җәмгыятенә кергән предприятиеләр спартакиадасының чираттагы ярышы уздырылды. Бу юлы татарча көрәш осталары бил алышты.
«ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте командасы унике команда арасында икенче призлы урынга чыкты. Ул команданың биш көрәшчесе дә сынатмады: үз авырлык үлчәүләрендә Алексей Журавлев һәм Илдар Локманов - беренче, Илназ Сабиров - өченче, Руслан Вәлиев һәм Руслан Хәйбуллин дүртенче урыннарны алдылар.
Шул ук ярышта шәһәребездәге «Татинтек» предприятиесе вәкиле Марат Мөхәммәтҗанов иң авыр үлчәүдә җиңү яулады.
«Татнефть» спартакиадасының чираттагы ярышы 16 майда Җәлил поселогында була, анда аркан тартышу осталары көч сынашачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: