Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Күптән көтелгән җиңү!

7 гыйнварда «Нефтехимик» хоккей командасы Түбән Новгородтан килгән «Торпедо» командасы белән очрашты.

Матч зур киеренкелек шартларында узды. Чөнки безнең команда аңа кадәр көндәшләренә 8 матч рәттән оттырып барган иде. 
Беренче таймда хоккейчылар исәп ача алмадылар. Ә икенче таймда көрәш тагын да кызды. Башта «Торпедо» һөҗүмчесе Баранцев алка кертте, ә берничә минуттан «Нефтехимик» уенчысы Иоонас Няттинен исәпне тигезләде. Тик тиз арада «Торпедо» хоккейчылары безнең капкага тагын бер алка ташладылар. 1:3 исәбе белән оттырганда, җиңү өчен безнең уенчыларга өченче периодта бар көчләрен куярга туры килде. «Нефтехимик» һөҗүмчеләре Эмиль Галимов һәм Андрей Нестрашил 2 минут эчендә көндәшләрнең капкасына бер-бер артлы 2 алка керттеләр! Өченче период 3:3 исәбе белән тәмамлангач, хөкемдарлар овертайм – 5 минутлык өстәмә вакыт билгеләделәр. Җиңү шайбасын кертү өчен безнең һөҗүмче Павел Падакинга бары 1 минут 56 секунд җитте! 
Ниһаять, ай ярымнан артык барган оттырышларга чик куелды дип өметләнәбез. Моннан ике атна элек баш тренерны алмаштыру да (хәзер команданы вакытлыча Вячеслав Буцаев җитәкли) яңа уңышлар алып килер инде. 13 гыйнварда булачак чираттагы уенда «Нефтехимик» «Металлург» (Чиләбе) командасы белән очрашачак. 
Фәрит ВАГЫЙЗОВ. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев