Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Хоккей турниры тәмамланды

29 августта Түбән Кама «Нефтехим-Арена»сы боз сараенда юниор командалары арасында Н. В. Лемаевның 90 еллыгына багышланган Халыкара хоккей турниры тәмамланды.

Соңгы, хәлиткеч матч «Нефтехимик» һәм «Авангард» (Омск) арасында узды. Беренче шайбаны кунакларның төп һөҗүмчесе Валерий Мамедов кертте, тик, тиз арада безнең форвард Рауль Якупов исәпне тигезләде. Өченче периодта уен бик кискенләште: башта «Авангард» уенчылары ике шайба ташлап алга чыктылар. Ә аннары «Нефтехимик» юниорлары контрһөҗүмгә күчтеләр. Матч тәмамланырга 3 минут кала Айдар Камалетдинов, бер минуттан соң Никита Мокеев ике гол керттеләр. Ә финал сиренасына 7 секунд кала Ислам Гайнуллин кунаклар капкасына җиңү шайбасын кертте! Шулай итеп «Нефтехимик» командасы уенчылары  (2002-2003 ел) Халыкара турнир чемпионатында алтын медальләргә лаек булдылар. «Салават Юлаев» (Уфа) көмеш, «Авангард» командасы бронза яуладылар.  4-5-6 нчы урыннарга «Нефтяник», «Металлург» һәм «Эсмарк Старс» (АКШ) чыктылар. 
Фәрит Вагыйзов.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев