Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Хатын-кызларга – чәчәк, ирләргә – җиңү таҗы

Якшәмбе Түбән Камада «чәчәкле марафон» узды. 5 ел рәттән үткәрелгән чарада меңнәрчә шәһәрдәшебез катнашты. Төп трассалар 3, 10 һәм 21 километр тәшкил итте. Атна буе эсселек белән интектергән һава торышы да үзгәрде. Бу көн җиләс иде, хәтта берникадәр суытты да.

Елдагыча марафонны нык ихтыярлы кешеләр ачып җибәрде. Түбән Кама инвалидлар җәмгыятенең 16 вәкиле 600 метрлы дистанцияне узып, медальләргә лаек булды. Алар бу чарада инде икенче ел катнаша, шулай ук республика һәм Россиякүләм спорт ярышларында да сынатмый. Аннары чират кечкенә спортчыларга да җитте. Алар да сынатмады. 
Яңа дистанцияләр дә булды. Профессиональ булмаган йөгерешчеләр, шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре командалары ике километрга чапкан. Дистанцияне узу өчен, уртача алганда, ун минут вакыт кирәк булды.
Бу көнне кайбер кешеләр үзенчәлекле киемнәрдән иде. Мәсәлән, Кама Аланында яшәүче Артём Евграфов аҗдаһа костюмыннан килде. Инде өлкән яшьтә булып та, яшәү дәрте ташып торган кешеләр да булды. 70 яшьлек Валентина Кудряшова – шундыйлардан. Ул – җиңел атлетика буенча Россия һәм дөнья чемпионы, 25 елга якын «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесендә эшләгән, хәзер исә шәһәрдә спорт ветераннары советын җитәкли. 
3, 10 һәм 21 километрга йөгерүчеләр бер үк вакытта старт алды. Сүз уңаеннан, марафонда хәтта гаилә белән катнашучылар да булды. Мәсәлән, Наил Вәлиев хатыны белән 21 километр араны узарга җөрьәт иткән. 
«Чәчәкле марафон» булгач, исемен җисеменә туры китерделәр. Финишка килгән һәр хатын-кызга чәчәк бирделәр, һәр ир-егеткә лавр таҗы кидерделәр. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев