Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кечкенәдән үк тырыш булган

Түбәнкамалы беренче мәртәбә өстәл теннисы буенча Европа турнирында «алтын»га ия булган. Дарья Шадрина 19 яшькә кадәр спортчылар арасында Португалиядә узган команда ярышларында катнашкан. Юниорлар арасындагы команда ярышларында барлыгы 35 команда булган. Финалда 3:0 исәбе белән кызларыбыз Румыния командасын җиңгән. Аннан төркем этабында 3:0 исәбе белән Швеция, Бельгия һәм Норвегияне артта...

Түбәнкамалы беренче мәртәбә өстәл теннисы буенча Европа турнирында «алтын»га ия булган. Дарья Шадрина 19 яшькә кадәр спортчылар арасында Португалиядә узган команда ярышларында катнашкан.

Юниорлар арасындагы команда ярышларында барлыгы 35 команда булган. Финалда 3:0 исәбе белән кызларыбыз Румыния командасын җиңгән. Аннан төркем этабында 3:0 исәбе белән Швеция, Бельгия һәм Норвегияне артта калдырган. Финалда Германияне, Словения, Сербияне җиңеп, беренчелекне яулаган.

«Нефтехимик» спорт комплексының өстәл теннисы секциясе тренеры Татьяна Аллаярова әйтүенчә, Даша теннис белән сигез яшьтән шөгыльләнә, кечкенәдән үк тырышылыгы белән башкалардан аерылып торган. Алга таба спортчыны Бельгиянең ачык чемпионаты көтә, ул октябрьдә узачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев