Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кечкенә булсалар да, сынатмыйлар

Шәһәрдә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында спартакиада узды. Хуҗалардан тыш, ярышларда Яр Чаллы, Зәй, Әлмәт, Алабуга, Менделеевск һәм Мамадыш гаилә командалары катнашты.

Баш хөкемдар Николай Моржин әйтүенчә, башта спартакиада шәһәр күләмендә генә узган. Тора-бара бирегә башка яклардан да килә башлаганнар. Быел катнашучылар саны 165 кә җиткән. Бәлки, киләчәктә башка төбәкләрдән дә килә башларлар.
Оештыручылар спартакиадада балаларны эшче һөнәрләре белән таныштырганнар һәм программага «Шин монтажлаучылар», «Кечкенә пешекчеләр», «Асфальт җәючеләр», «Шахтерлар» һ.б. уеннарны керткәннәр. Күңелле конкурсларда барлыгы 11 команда көч сынашкан. Күбесе алдан яхшы әзерләнгән. Сүз уңаеннан, биредә мондый ярышларда элек катнашкан гаиләләр дә булган.  
Нәтиҗәдә, беренче һәм икенче урында – түбәнкамалылар, «бронза» – Мамадышка киткән. Әмма бер команда да бүләксез калмаган.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев