Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кадетлар сынатмады

Узган атна ахырында Түбән Новгород шәһәрендә илнең кадетлар интернат-мәктәпләрендә укучылар арасында бокс буенча Бөтенроссия турниры үткәрелде. СССР Һава-десант гаскәрләрен төзүгә зур өлеш керткән генерал Василий Маргелов истәлегенә багышланган бу ярышның хөрмәтле кунаклары арасында аның улы - полковник Александр Маргелов та булган. Россиянең төрле төбәкләрендәге 36 кадетлар мәктәбеннән җыелган яшь боксчыларның...

Узган атна ахырында Түбән Новгород шәһәрендә илнең кадетлар интернат-мәктәпләрендә укучылар арасында бокс буенча Бөтенроссия турниры үткәрелде.

СССР Һава-десант гаскәрләрен төзүгә зур өлеш керткән генерал Василий Маргелов истәлегенә багышланган бу ярышның хөрмәтле кунаклары арасында аның улы - полковник Александр Маргелов та булган. Россиянең төрле төбәкләрендәге 36 кадетлар мәктәбеннән җыелган яшь боксчыларның көч сынашуында безнең түбәнкамалылар да катнашкан. Түбән Кама кадетларыннан берсе - Рөстәм Шаһабетдинов үз үлчәвендә җиңү яулаган. Дмитрий Рерих - икенче, ә Азиз Җамалиев, Роман Евсеев һәм Марсель Солтанов - өченче призерлар.

Сүз уңаеннан, шул турнир уздырылган көннәрнең берсендә әлеге яшь боксчыларыбызның остазы - Казахстанның атказанган тренеры Абдумурат Ахметулы үзенең туган көнен билгеләп үткән. Өйрәнчекләренең уңышы аның өчен менә дигән туган көн бүләге булган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X