Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Италия көтә

Төмәндә ветераннар арасында дзюдо буенча XI Россия чемпионаты узган. Ярышларда илнең төрле өлкәләреннән 30-64 яшьлек 150дән артык спортчы катнашкан. Көчлеләр арасында - «Нефтехимик» спорт клубында шөгыльләнүче Рөстәм Фәйзрахманов һәм Юрий Савицкий. Алар 30-34 яшь категориясендә чыгыш ясаган (73 килограммлы үлчәүдә). Кызганычка, ветераннар арасында дөнья чемпионатының бронза призеры Рөстәм Фәйзрахманов, узган...

Төмәндә ветераннар арасында дзюдо буенча XI Россия чемпионаты узган. Ярышларда илнең төрле өлкәләреннән 30-64 яшьлек 150дән артык спортчы катнашкан.
Көчлеләр арасында - «Нефтехимик» спорт клубында шөгыльләнүче Рөстәм Фәйзрахманов һәм Юрий Савицкий. Алар 30-34 яшь категориясендә чыгыш ясаган (73 килограммлы үлчәүдә).
Кызганычка, ветераннар арасында дөнья чемпионатының бронза призеры Рөстәм Фәйзрахманов, узган ярышлардан соң тулысынча савыгып җитмәгәнгәме, бүләксез калган. Юрий Савицкий исә «көмеш»кә ия булган. Алар «Нефтехимик» спорт клубы тренеры Фәнис Хәмидуллинда тәрбияләнә.
Алда Россия җыелма командасын Италия көтә. 30 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр Ольбия шәһәрендә 30 яшьтән олырак ирләр һәм хатын-кызлар өчен дзюдо буенча дөнья чемпионаты узачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X