Туган як

Ирекле көрәш ярышы

3-4 декабрьдә «Шинник» спорт комплексында, ирекле көрәш буенча Бөтенроссия ачык турниры уздырыла. Муниципаль район башкарма комитеты карамагындагы балалар-үсмерләр спорт мәктәбе белән Татарстан спорт көрәше федерациясе берлектә оештыра торган әлеге «Tatarstan Masters» ярышында Россиянең һәм кайбер чит илләрнең иң көчле көрәшче ир-егетләре, үсмерләр катнашачак. 3 декабрьдә иртәнге сәгать 10да башланачак ярышларны...

3-4 декабрьдә «Шинник» спорт комплексында, ирекле көрәш буенча Бөтенроссия ачык турниры уздырыла.
Муниципаль район башкарма комитеты карамагындагы балалар-үсмерләр спорт мәктәбе белән Татарстан спорт көрәше федерациясе берлектә оештыра торган әлеге «Tatarstan Masters» ярышында Россиянең һәм кайбер чит илләрнең иң көчле көрәшче ир-егетләре, үсмерләр катнашачак. 3 декабрьдә иртәнге сәгать 10да башланачак ярышларны ачу тантанасы - көндезге 12дә. Ике көндә дә иртәнге 10да башлана торган турнирны тамаша кылырга теләүчеләргә керү - бушлай.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: