Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Илмир – Россиядә беренче!

«Шинник» спорт комплексының көрәш бүлегендә шөгыльләнүче Илмир Хәсәншин Казаннан зур җиңү яулап кайтты.

16-17 яшьлек үсмерләрнең татарча көрәш буенча Россия беренчелеге бу юлы Татарстан башкаласында үткәрелде. Илнең егермегә якын төбәгеннән җыелган яшь көрәшчеләр бәйгесендә, алдан ук көтелгәнчә, республикабыз командасына тиңнәр табылмады.

Татарстан көрәшчеләренең бу уңышына Түбән Кама политехник колледжы укучысы Илмир Хәсәншин да лаеклы өлеш кертте. Үзенең 110 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә ул, бер-бер артлы, Екатеринбург, Чиләбе, Мәскәү, Оренбург, Башкортстан спортчылары белән көч сынашты. Көндәшләре җитди иде (финалда Илмир белән бил алышкан Башкортстан көрәшчесенең моңа кадәр өч ел рәттән яшьтәшләре арасында Россия күләмендә беренче булуын әйтү дә җитәдер), әмма бу юлы Түбән Кама егете аларның барысыннан да көчлерәк булып чыкты. Аның бу зур уңышы белән тренеры Илнар Гәрәев тә горурлана ала.

Ил беренчелегендәге җиңүе нәтиҗәсендә, Илмир Россия спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәде. Шулай ук, ул татарча көрәш буенча дөнья б ер енчелегендә катнашу хокукына ия булды. Анысы, чит илләрдән дә көрәшчеләр чакырып, бу җәйдә Саба районының Миңгәр авылы Сабантуенда оештырылыр, дип көтелә.

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев