Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ил күләмендәге ярышта жиңгән

Россиядә генә түгел, башка күп илләрдә дә билгеле Забайкалиядән Краснокаменск «ARCK» радиосөючеләр клубы үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Шушы уңайдан, юбилярлар радиосөючеләре катнашында радиоспорт ярышлары оештырдылар. Анда республикабыз командасы да катнашты. Команда Казан, Азнакай, Чистай, Түбән Кама шәһәрләренең иң оста спортчыларыннан тупланды. Ярышларда Россия һәм башка илләрдән 304 радиоспортчы көч сынашты. Шәһәребездә танылган спортчы, хәзергесе вакытта Н.В.Лемаев исемендәге Нефтехимия колледжында педагог, шул ук вакытта тренер булып хезмәт итүче Ильяс Бикбаев һәм аның шәкертләре дә бу ярышларда бик уңышлы чыгыш ясадылар, республикабыз командасы жиңү яулады. Җиңүчеләр 1нче дәрәжәле дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнде.

Фәрит Вагыйзов

Ф.Имамов фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев