Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Икесе дә – икенче урында

Түбән Кама спортчылары Марат Мөхәммәтҗанов һәм Наил Зәйнуллин билбаулы көрәш буенча Татарстан чемпионатыннан уңышка ирешеп кайттылар. Арчада уздырылган ул бәйгедә республиканың 200дән артык көрәшчесе бил алышкан. 100 килограммнан авыррак үлчәүдәгеләр арасындаМарат Мөхәммәтҗанов, бер-бер артлы дүрт көндәше белән көч сынашып, финалда гына республиканың танылган спортчысы Фәрхәт Фәйзуллинга (Питрәч) оттырган. Нәтиҗәдә -...

Түбән Кама спортчылары Марат Мөхәммәтҗанов һәм Наил Зәйнуллин билбаулы көрәш буенча Татарстан чемпионатыннан уңышка ирешеп кайттылар.
Арчада уздырылган ул бәйгедә республиканың 200дән артык көрәшчесе бил алышкан. 100 килограммнан авыррак үлчәүдәгеләр арасындаМарат Мөхәммәтҗанов, бер-бер артлы дүрт көндәше белән көч сынашып, финалда гына республиканың танылган спортчысы Фәрхәт Фәйзуллинга (Питрәч) оттырган. Нәтиҗәдә - икенче призлы урын. 90 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә көрәшкән Наил Зәйнуллин, шулай ук, финалга кадәр барып җиткән һәм соңгы көндәшенә - өч мәртәбә республика чемпионы Илнур Кариевка (Тукай районы) җиңелеп, икенче призер булган.
Икесе дә «Нефтехимик» спорт клубында шөгыльләнүче Марат белән Наилнең бу уңышы - тренерлары Иван Крайнов һәм Алексей Шмелев өчен дә горурлык
В.БОРИСОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев