Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җиңел атлетика – җиңел төр түгел...

«Шинник» спорт комплексында Идел буе шәһәрләренең балалар-үсмерләр спорт мәктәпләре арасында җиңел атлетика буенча тренер Юрий Жадовский (1949-1996) истәлегенә багышланган турнир узды. Инде традициягә кергән бу ярыш һәр елны көзен яшь буенча ике төркемдә (14-15 һәм 16-17 яшьлекләр) җиңел атлетиканың сигез төре буенча үткәрелә: 60 метрлы дистанциягә каршылыклар аша йөгерү, 60,...

«Шинник» спорт комплексында Идел буе шәһәрләренең балалар-үсмерләр спорт мәктәпләре арасында җиңел атлетика буенча тренер Юрий Жадовский (1949-1996) истәлегенә багышланган турнир узды.
 
Инде традициягә кергән бу ярыш һәр елны көзен яшь буенча ике төркемдә (14-15 һәм 16-17 яшьлекләр) җиңел атлетиканың сигез төре буенча үткәрелә: 60 метрлы дистанциягә каршылыклар аша йөгерү, 60, 200, 400, 800 һәм 1500 метрга йөгерү, биеклеккә һәм озынлыкка сикерү. Бу юлы турнирда барлыгы 267 яшь спортчы катнаш-ты. Һава шартларының бик уңайсыз булуына, юлларның бозлавыкка әйләнүенә карамастан, Удмуртия башкаласы Ижевск, Башкортстанның Нефтекамск һәм Туймазы, Татарстанның Казан, Чаллы, Зәй шәһәрләреннән килгәннәр иде. Үзебезнең Түбән Кама данын «Шинник» спорт комплексы һәм «Нефтехимик» спорт клубы вәкилләре яклады.
 
«Шинник» спорт комп-лексында шөгыльләнүче яшьләр 13 - беренче, 12 - икенче һәм 11 өченче призлы урыннарны яулады! Нәтиҗәлелек буенча алардан соңгы урыннарга чыккан Нефтекамск, Ижевск һәм «Нефтехимик» (Түбән Кама) командаларының өчесе бергә җыйган барлык призлы урыннарны кушып санасаң да, «Шинник»ныкыннан нибары берничә урынга артык чыга.
 
«Шинник»ның кайбер яшь спортчылары берь-юлы ике яки аннан да күбрәк төрдә җиңү яулады. Семен Манаков (тренеры - Владимир Быков) 60 метрга каршылыклар аша йөгерүдә рекорд куйды, 200 метрлы дистанцияне дә беренче булып тәмамлады. Луиза Габделхакова (тренеры - Александр Елин) үз яшендәге кызлар арасында 60 метрга каршылыклар аша йөгерүдә һәм биеклеккә си-
керүдә җиңде. Ә инде Дарья Орлованы (тренерлары - Елена һәм Нәфис Сәйфиевләр) турнирның чын герое дип әйтергә була. Бу кыз берьюлы дүрт (!) төрдә - 60 метрны каршылыклар аша узуда, 60 метрга йөгерүдә, шулай ук, биеклеккә һәм озынлыкка сикерүдә беренче урыннарны яулады.
 
Шунысы кызганыч, Елена һәм Нәфис Сәйфиевләрнең иң көчле яшь өйрәнчеге, соңгы еллардагы барлык ярышларда рекорд куючы Татьяна Макарова, травма аркасында, бу юлы катнаша алмады, иптәшләренә тамашачылар арасыннан теләктәшлек итеп утырды. Яшь булса да, инде ил күләмендә танылган керәшен кызы Татьянаның тизрәк сәламәтләнеп, яңа-дан-яңа зур җиңүләргә ирешүен телик.
Нур ТУГАНОВ.
Светлана Демина фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев