Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җиңүчеләр - 2нче гимназиядән

Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиядә шәһәребез мәктәпләрендә укучылар арасында радиоспорт ярышы үткәрелде. Ватан сакчылары көненә һәм Бөек Җиңүнең якынлашып килүче 70 еллыгына багышланган бу ярышта катнашучыларга радиограммаларны мөмкин кадәр тиз тапшыру һәм хатасыз кабул итү бурычы куелган иде. Үткән еллардагы кебек, бу юлы да Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназия командасы...

Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиядә шәһәребез мәктәпләрендә укучылар арасында радиоспорт ярышы үткәрелде.

Ватан сакчылары көненә һәм Бөек Җиңүнең якынлашып килүче 70 еллыгына багышланган бу ярышта катнашучыларга радиограммаларны мөмкин кадәр тиз тапшыру һәм хатасыз кабул итү бурычы куелган иде.

Үткән еллардагы кебек, бу юлы да Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназия командасы (Дамир Мөхәммәдиев, Артур Низамов һәм Нияз Гыйрфанов) иң зур осталык күрсәтеп, җинү яулады. Икенче урында - 2нче мәктәп командасы (Эльвина Рөстәмханова, Эльвина Гыймадиева һәм Регина Большакова). Өченче призлы урынга 8нче мәктәп укучылары Катя Полянцева, Аделина Нефедова һәм Диана Фирсова чыктылар.

Бу иң осталарга ДОСААФның "Нефтехимик" спорт-техник клубы дипломнары һәм "Татспецнефтехимремстрой" тресты профкомының истәлекле бүләкләре тапшырылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X