Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җиңүче

Җиңүләр - таблода очколарның күбрәк булуы яисә профессионал клубта чыгыш ясау гына түгел. Җиңүләр - көчле кешеләрнең якыннары өчен башкара торган көндәлек эшләре дә. Бу күзлектән караганда, Тимур Мөхәммәтгалиевне хаклы рәвештә җиңүче дип атарга була. Чөнки аңа спорт мәйданындагы көндәш белән генә түгел, җитдирәге белән дә көрәшергә туры килде. Газета...

Җиңүләр - таблода очколарның күбрәк булуы яисә профессионал клубта чыгыш ясау гына түгел. Җиңүләр - көчле кешеләрнең якыннары өчен башкара торган көндәлек эшләре дә. Бу күзлектән караганда, Тимур Мөхәммәтгалиевне хаклы рәвештә җиңүче дип атарга була. Чөнки аңа спорт мәйданындагы көндәш белән генә түгел, җитдирәге белән дә көрәшергә туры килде.
Газета битләре профессионал спортчылар һәм аларның җиңел булмаган карьера баскычлары, зур хезмәт хаклары, күп хатынлы булулары турында кызыктыргыч язмалар белән чуарланган. Ә без спортка бирелгән һәм гади тормыш белән яшәгән, балалар үстергән, хоккей уйнаган гади бер түбәнкамалы турында сөйләргә телибез... Нибары шул гына - ләкин кешеләр күңелендә якты эз калдыру өчен тыйнак кына яшәлгән тормыш та җиткән.
Профессионал хоккейда уйнарга насыйп булмаса да, Тимурда хоккейга карата мәхәббәт беркайчан да сүрелмәде. Озак еллар дәвамында һәвәскәр буларак чыгыш ясады, республика хоккей лигасында иң яхшы капкачыларның берсе булды. Төрле турнирларда җиңгән өчен 11 медале бар. Профессионаллар акча өчен уйнаса, һәвәскәрләр йөрәге, җаны кушканга уйный. Тимур да шулай, инде ике бала атасы булып, үз дәрәҗәсен белеп кенә яшисе урында, боз мәйданына чыгып, алка артыннан куу мөмкинлеген беркайчан да кулыннан ычкындырмады.
Улы Артурны да хоккейчы булырга әзерләде ул, аны «Нефтехимик» хоккей мәктәбенә язды. Улы уйнаган һәр матчны җентекләп тикшерде, киңәшләрен бирде. Хоккей аның өчен гади бер мавыгу яки хобби гына түгел, ә тормышының бөтен мәгънәсе иде. Чөнки бу уенда кеше тормышының тулысынча ачылып җитмәгән ягы - көн саен җиңү шатлыгын тату чагылыш таба. Беренче чиратта, үз үзеңне җиңү, әлбәттә.
Тимур Мөхәммәтгалиевнең язмышында маҗаралы борылышлар юк. Башта мәктәпне, аннан соң МГЭИның юридик факультетын тәмамлый, «Эссен» сәүдә компаниясендә электр һәм җылылык җиһазлары буенча инженер булып эшли. Яраткан хатыны Эльвира белән кызлары Аленаны һәм уллары Артурны тәрбияләп үстерә, әти-әнисенә кадер-хөрмәт күрсәтә, хоккей уйный. Дөрес, футбол, баскетбол һәм башка спорт төрләрен дә үз итә («Эссен»ның республика корпоратив ярышларында җиңүче булган футбол командасын да ул оештырган иде). Барысы да гадәти кеше язмышы. Тик медицина тикшерүендә җитди онкология чире
табылгач, аның язмышы да гадәти булудан туктый.
Табиблар аңа өч ел гына яшисең калган, дигәннәр. Ә ул куркыныч авыру белән биш ел көрәште. Улына тыныч кына: «Син галәдә баш булып каласың» дип аңлаткан. Һәр тренировка һәм матч турында аннан җентекләп сораштыра иде. Кеше сәламәтлеге бик нечкә нәрсә. Җиңүчеләр оттырырга яратмасалар да, мәрхәмәтсез авыру белән көрәш Тимур өчен җиңелү белән тәмамланды. Тик аның эшен балалары дәвам итә, якыннарының күңелендә аның турында якты хатирәләр саклана...
Кырык ике яшендә якты дөнья белән хушлашкан Тимурны соңгы юлга озатырга йөзләрчә дуслары һәм танышлары, гомумән, аны ярдәмчел һәм ягымлы итеп күңелләрендә калдырган бөтен кеше килде. Дуслары шунда ук Зәй шәһәрендә аның хөрмәтенә хоккей турниры үткәрделәр. Әйе, күңелләре якты кешеләр бу дөньяда бары тик яхшы эзләр генә калдыра шул.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев