Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Иң яхшылар сафында

Узган 2019 ел дәвамында татарча көрәш буенча яшьләр һәм зурлар командаларының барлык ун рәсми ярышта катнашу нәтиҗәләрен гомумиләштергәч, Татарстан шәһәрләре һәм районнарының 72 командасы арасында Түбән Кама дүртенче урынга чыккан (Әлмәт, Теләче һәм Балтачтан гына калышканбыз).

Республика көрәш федерациясе президиумы үзенең еллык эш йомгакларына багышланган утырышында шундый карар чыгарган. Бу карар Биектауда, «Ватаным Татарстан» газетасының Муса Җәлил исемендәге призы өчен республика бәйгесен ачу тантанасында игълан ителде. Беренче алты урынны алган командалар вәкилләрен котлап, көрәш федерациясе рәисе, Татарстан дәүләт советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм республика спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов аларга Дипломнар һәм кубоклар тапшырдылар.
Түбән Камада татарча көрәш үзәге булган «Шинник» спорт комплексының ике вәкиле аерым номинацияләрдә бүләккә лаек дип табылган. Илнар Гәрәев – «Яшь көрәшчеләр белән эшләүче иң яхшы тренер» номинациясендә җиңүчеләрнең берсе. Матбугат хезмәте җитәкчесе Виктор Шадрин, татарча көрәшне массакүләм мәгълүмат чараларында иң актив пропагандалаучы журналистларның берсе буларак, шулай ук, Татарстан көрәш федерациясе Дипломы белән бүләкләнде.
Расиф ГЫЙЛЬМАНОВ, «Шинник» спорт комплексының көрәш бүлеге мөдире.
Фото e-nkama.ru cайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев