Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Иң оста боксчылар

Узган ял көннәрендә шәһәребезнең «Батыр» спорт комплексында бокс буенча Түбән Кама муниципаль районы беренчелегенә ярыш үткәрелде. Анда яшьләр белән эшләү һәм спорт идарәсенең балалар-үсмерләр спорт мәктәбеннән, «Нефтехимик» спорт клубыннан, Кама Аланыннан, Красный Ключтан һәм Афанастан килгән боксчылар көч сынашты. Төрле яшьтә һәм авырлык үлчәүләрендә призлы урыннарны алган спортчыларның барысын да...

Узган ял көннәрендә шәһәребезнең «Батыр» спорт комплексында бокс буенча Түбән Кама муниципаль районы беренчелегенә ярыш үткәрелде. Анда яшьләр белән эшләү һәм спорт идарәсенең балалар-үсмерләр спорт мәктәбеннән, «Нефтехимик» спорт клубыннан, Кама Аланыннан, Красный Ключтан һәм Афанастан килгән боксчылар көч сынашты.


Төрле яшьтә һәм авырлык үлчәүләрендә призлы урыннарны алган спортчыларның барысын да санап чыгу мөмкин түгел, шуңа күрә биредә җиңүчеләрнең кайберләрен генә исемнәре белән телгә алабыз. Мәсәлән, яшьләр белән эшләү һәм спорт идарәсенең Равил Булатов җитәкчелегендәге балалар-үсмерләр спорт мәктәбеннән Алмаз Исрафилов, Роберт Дәүләтшин, Булат Әгъләмов, Илгиз Муллакаев, Ринат Ситдыйков, Артем Домолазов - үз категорияләрендә җиңүчеләр, аларның бу уңышын тренерлары И.Хәертдинов, А.Виноградов, Р.Әгъләмов, Р.Гыйльфанов, С.Матвеев та уртаклаша. Кама Аланы поселогыннан Артем Князев һәм Эмиль Гыйльмуллин да - үзләренең төркемдәгеләре арасында беренче урыннарда.

Кадетлар интернат-мәктәбенең тугызынчы класс укучысы Николай Захаров турында аерым әйтәсе килә. 1996-97 елгылар арасында 75 килограммга кадәрге үлчәүдә җиңү яулаган бу малай, кадетлар интернат-мәктәбен тәмамлаганнан соң, Рязань һава-десант училищесына укырга керергә хыяллана. Аңа офицер булу өчен спорт белән дә ныклап шөгыльләнергә кирәклеген аңлата алган тренеры Абдумурат Ахметулы да мактауга лаек.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев