Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Иң кечкенә көрәшчеләр ярышты

Равил Булатов җитәкчелегендәге спорт мәктәбендә шөгыльләнүче иң кечкенә балалар өчен "Ярыш" спорт комплексында Яңа ел турниры үткәрелде. Бу көнне көрәш келәменә 120 дән артык малай һәм кыз чыкты, аларның күпчелеге өчен бу үз гомерләрендә беренче ярыш иде. Шулай булса да, алар тренерларын һәм ярышны карарга килгән әти-әниләрен матур көрәш күрсәтеп...

Равил Булатов җитәкчелегендәге спорт мәктәбендә шөгыльләнүче иң кечкенә балалар өчен "Ярыш" спорт комплексында Яңа ел турниры үткәрелде.

Бу көнне көрәш келәменә 120 дән артык малай һәм кыз чыкты, аларның күпчелеге өчен бу үз гомерләрендә беренче ярыш иде. Шулай булса да, алар тренерларын һәм ярышны карарга килгән әти-әниләрен матур көрәш күрсәтеп куандырдылар.

7-8 яшьлек малайлар арасында үз авырлык үлчәүләрендә җиңүчеләр: Илья Утенков (21 кг), Әхмәт Нәҗипов (23 кг), Вадим Архипов (25 кг), Евгений Ялунин (27 кг), Илназ Заһретдинов (30 кг), Али Корбанов (33 кг), Никита Крамчев (40 кг) һәм Арслан Арсланов (40 килограммнан артык).

9-10 яшьлек малайлар көрәшендә түбәндәгеләр беренче урыннарны алды: Илья Абрамов (25 кг), Игорь Балыклов (27 кг), Александр Ермаков (29 кг), Абдулла Шерматов (32 кг), Тимур Джабиров (35 кг), Виктор Шадрин (40 кг), Рөстәм Миңнеханов (45 кг) һәм Иван Юртаев (45 килограммнан артык).

Ярышта катнашкан кызлар арасында иң көчлеләре: Алена Малютина (25 кг), Аделина Сидорова (30 кг), Ангелина Кондратьева (40 кг) һәм Дарья Архипова (40 килограммнан артык).

Җиңүчеләргә һәм призлы икенче, өченче, дүртенче урыннарны алучыларга (барлыгы 80 бала) Дипломнар һәм Яңа ел бүләкләре тапшырылды.

Спорт дөньясында береенче адымнарын атлаучы кечкенә көрәшчеләрнең бу уңышлары - тренерлары Илдар Булатов, Лилия Исламова, Олег Егоров, Илсур Нәфыйгуллин, Юрий һәм Игорь Ильиннар, Альберт Архипов, Алексей Куликов, Ранис Гыйниятуллин һәм Инсаф Низамиевның да тырышлыклары нәтиҗәсе.

Бу турнирны үткәрү өчен, "Промкомплект" предприятиесе директоры Вячеслав Роса спонсорлык ярдәме күрсәтте. Моның өчен спорт җитәкчелеге аңа бик рәхмәтле.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев