Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Хәтта аркан өзелде

Узган якшәмбедә Түбән Уратма мәктәбендә гер күтәрү, аркан тартышу һәм кул көрәштерү буенча район беренчелегенә Никанор Шестаков истәлегенә багышланган ярыш үткәрелде. Никанор Шестаков исемен мәңгеләштерергә теләп, Түбән Уратма авыл җирлеге җитәкчелеге һәм Түбән Кама эчке эшләр идарәсе менә өченче ел инде шушы ярышны оештыралар. Моңа кадәр Кама Аланы эчке эшләр...

Узган якшәмбедә Түбән Уратма мәктәбендә гер күтәрү, аркан тартышу һәм кул көрәштерү буенча район беренчелегенә Никанор Шестаков истәлегенә багышланган ярыш үткәрелде.

Никанор Шестаков исемен мәңгеләштерергә теләп, Түбән Уратма авыл җирлеге җитәкчелеге һәм Түбән Кама эчке эшләр идарәсе менә өченче ел инде шушы ярышны оештыралар. Моңа кадәр Кама Аланы эчке эшләр бүлеге милиционерлары һәм Түбән Уратма авылы яшьләре җиңел атлетика һәм волейбол буенча ярышканнар. Быел беренче мәртәбә район күләмендә уздырылып, Түбән Уратма, Иске Чишмә, Майская Горка, Афанас, Ширәмәт авылларыннан һәм Кама Аланы эчке эшләр бүлегеннән килгән командалар көч сынашты.

Ярышны ачу тантанасында Түбән Уратма авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллин, эчке эшләр идарәсе начальнигы урынбасары Ринат Баймөхәммәтов, Никанор Шестаковның хатыны тол Галина һ.б. катнашты. Ярыш программасы өч өлештән торды. Беренчесе - гер күтәрү, икенчесе - армспорт, ягъни кул көрәштерү, өченчесе - аркан тартышу. Бер үк кешегә ярышның өч төрендә дә ярышырга рөхсәт ителгән иде.

Гер күтәрүдә 70 килограммга кадәрге үлчәүдә беренче урынны Түбән Уратмадан Мәгъсүмҗан Заһиров яулады. 85 килограммга кадәргеләр арасында җиңүче, шулай ук, Түбән Уратмадан Ирек Туйчин. 85 килограммнан авырраклар арасында Майская Горкадан Альберт Козлов беренче булды. Кул көрәштерүдә үз үлчәүләрендә җиңүчеләр - Түбән Уратмадан Ринат Кәлимуллин, Афанастан Константин Козлов һәм Ширәмәттән Владимир Чукаев.

Аркан тартышуда һәрбер командадан дүртешәр кеше катнашты. Кама Аланы эчке эшләр бүлеге белән Ширәмәт авыл җирлеге командалары тартышканда, хәтта аркан да өзелеп чыкты. Майская Горканың җиңүне бер дә кулыннан ычкындырасы килмәде. Ярыш тәмамлаганнан соң да, шактый бәхәсләштеләр. Нәтиҗәдә, җиде команда арасында беренче урында - Түбән Уратма, икенчедә - Майская Горка, өченчедә - Ширәмәт авыл җирлеге. Иске Чишмә авыл җирлеге башлыгы Мәгъсүт Нәҗипов та, яшьләргә үрнәк күрсәтеп, армспорт һәм аркан тартышу бәйгеләрендә катнашты. Мине иң гаҗәпләндергәне: Иске Чишмә авылыннан килгән егерме яшьлек Сергей Булатов булды. Унөч яшендә ул, комбайн астына эләгеп, аяксыз калган. Бер елдан соң, операция ясап, протез куйганнар. Бу көнне ул башкалар белән бер дәрәҗәдә армспорт бәйгесендә һәм аркан тартышуда катнашты. «НАСКО» иминият компаниясенең җирле идарә директоры Александр Макаров тырышлыгы өчен егетне махсус акчалата приз белән бүләкләде.

Җиңүчеләргә Н.Шестаков рәсеме төшерелгән медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ә күчмә кубокны җиңүче Түбән Уратма авыл җирлеге командасы инде икенче ел рәттән үзендә калдырды. Н.Шестаков исемендәге фестиваль киләсе елларда да оештырылыр, районыбызда үткәрелә торган тагын бер матур традациягә әверелер, дип уйлыйм.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев