Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Хоккей кыза бара

Зурлар командалары арасында «Б» лигасында Татарстан беренчелегенә хоккей ярышлары дәвам итә, анда районыбыздан берьюлы ике команда катнаша. Узган атнада Кама Аланы командасы үз поселогындагы «Олимпия» боз сараенда Чистай хоккейчыларын кабул итте. Чистайлылар - республикада иң көчле командаларның берсе, әмма Кама Аланы хоккейчыларының уен тәҗрибәсе аларныкы белән чагыштырганда шактый кечерәк булса...

Зурлар командалары арасында «Б» лигасында Татарстан беренчелегенә хоккей ярышлары дәвам итә, анда районыбыздан берьюлы ике команда катнаша.

Узган атнада Кама Аланы командасы үз поселогындагы «Олимпия» боз сараенда Чистай хоккейчыларын кабул итте. Чистайлылар - республикада иң көчле командаларның берсе, әмма Кама Аланы хоккейчыларының уен тәҗрибәсе аларныкы белән чагыштырганда шактый кечерәк булса да, кунакларны 4:3 исәбе белән җиңә алдылар. Чистайлылар капкасына голларны Раушан Гафиятуллин, Ришат Корбангалиев, Александр Бутлеровский һәм Кирилл Штокало керттеләр. Кама Аланы хоккейчыларыннан, шулай ук, команда капитаны Денис Аракчеев, Максим Петаев, капкачы Әскәр Маврин, иң яшь уенчы Максим Ионов һ.б. матур уен күрсәтте.

Шул ук көнне безнең икенче команда (анысы Красный Ключ, Түбән Уратма, Кызыл Чапчак һәм Ширәмәт авыл җирлекләре хоккейчыларыннан тупланган) Нурлатка барып кайтты. Нурлат командасы - республикада иң көчлеләрдән һәм зур тәҗрибәлеләрдән берсе. Алар безнекеләрне 11:2 исәбе белән тар-мар итте. Әмма моңа карап кәефне төшерергә кирәкми, осталык һәм тәҗрибә уйный-уйный туплана ул. Нурлатка бару өчен «Стройтранс-НК» предприятиесе автобус биреп торды, моның өчен без аларга бик рәхмәтле.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев