Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Хоккей кыза бара

Зурлар командалары арасында «Б» дивизионында Татарстан беренчелегенә хоккей ярышлары дәвам итә, анда районыбыздан берьюлы ике команда катнаша. Кама Аланы командасы чираттагы уенын Алексеевскида үткәреп, хуҗаларны 8:1 исәбе белән җиңде һәм турнир таблицасында үзебезнең зона буенча икенче урынга менде (беренче урында әлегә Нурлат). Ә безнең икенче команда (анысы Красный Ключ, Түбән...

Зурлар командалары арасында «Б» дивизионында Татарстан беренчелегенә хоккей ярышлары дәвам итә, анда районыбыздан берьюлы ике команда катнаша.

Кама Аланы командасы чираттагы уенын Алексеевскида үткәреп, хуҗаларны 8:1 исәбе белән җиңде һәм турнир таблицасында үзебезнең зона буенча икенче урынга менде (беренче урында әлегә Нурлат). Ә безнең икенче команда (анысы Красный Ключ, Түбән Уратма, Кызыл Чапчак һәм Ширәмәт авыл җирлекләре хоккейчыларыннан тупланган) Спас районына барып, хуҗаларны 5:3 исәбе белән җиңеп кайтты.

Иртәгә, 18 февральдә, Кама Аланының «Олимпия» боз сараенда инде үзебезнекеләрнең кунаклар каршылыйсы була: Кама Аланы командасы - Нурлат хоккейчылары белән (хәлиткеч матч!), ә икенче командабыз Алексеевск районы вәкилләре белән очрашачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев