Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Хезмәтләренә күрә хөрмәт

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, республикада физик культураны һәм спортны үстерүгә зур өлеш керткәне өчен «Шинник» спорт комплексы директоры Рөстәм Мәҗит улы ГАНИЕВ «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләнде. Балаларны тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы хезмәте өчен биш бала анасы Ольга Леонидовна ПИСКУН ТРның «Ана даны» медалена лаек булды....

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, республикада физик культураны һәм спортны үстерүгә зур өлеш керткәне өчен «Шинник» спорт комплексы директоры Рөстәм Мәҗит улы ГАНИЕВ «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләнде.
Балаларны тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы хезмәте өчен биш бала анасы Ольга Леонидовна ПИСКУН ТРның «Ана даны» медалена лаек булды.
Халык сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары һәм намуслы хезмәте өчен Түбән Кама үзәк дәваханәсенең онкология бүлеге мөдире, табиб-онколог Марат Имил улы ХӘЙРУЛЛИНга «Татарстан Республикасының атказанган табибы» мактаулы исеме бирелде.
Мәдәният үсешенә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен 1нче балалар музыка мәктәбе укытучысы Ольга Михайловна ВЕНИДИКТОВА «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә лаек булды.
Республикада физик культура һәм спорт үсешенә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен олимпия резервы учреждениесе «Нефтехимик» спорт клубы специальләштерелгән балалар-яшүсмерләр мәктәбенең ирекле көрәш буенча өлкән тренер-укытучысы Иван Николаевич КРАЙНОВка «Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре» исеме бирелде.
Торак-коммуналь һәм энергетика хуҗалыгын үстерүгә өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы генераль директоры Илдар Наил улы НУРЕТДИНОВ «Татарстан Республикасының атказанган энергетигы» мактаулы исеменә лаек булды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев