Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Хаҗга юллама белән бүләкләнде

Районыбызның Югары Чаллы авылы егете Илгиз Нәфыйков Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогы өчен оештырылган бәйгедән зур җиңү яулап кайтты. Яр Чаллы шәһәрендә уздырылган ул ярышка дин юлындагы егетләр генә кертелеп, алар ике спорт төренең берсендә - татарча көрәштә яки кул көрәштерүдә үз осталыкларын күрсәткәннәр. Инде тугызынчы елын оештырылган турнирда бу...

Районыбызның Югары Чаллы авылы егете Илгиз Нәфыйков Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогы өчен оештырылган бәйгедән зур җиңү яулап кайтты.
Яр Чаллы шәһәрендә уздырылган ул ярышка дин юлындагы егетләр генә кертелеп, алар ике спорт төренең берсендә - татарча көрәштә яки кул көрәштерүдә үз осталыкларын күрсәткәннәр. Инде тугызынчы елын оештырылган турнирда бу юлы Татарстанның унтугыз районыннан, Башкортстаннан, Киров һәм Оренбург өлкәләреннән барлыгы йөздән артык спортчы көч сынашкан. Турнирны ачу тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның да катнашып, уңышлар теләве ярышучыларга тагын да зуррак дәрт, җиңү рухы өстәгәндер.
Кул көрәштерү - өч авырлык үлчәвендә, татарча көрәш алты үлчәүдә үткәрелгән бәйгедә җиңүчеләр билгеле булгач, шулар арасында жирәбә салып, турнирның иң зур бүләге - хаҗга юллама иясен ачыклаганнар. Нәтиҗәдә, шушы тугыз егет арасыннан бердәнбер түбәнкамалыга - 75 килограммга кадәрге үлчәүдә кул көрәштерүчеләр төркемендә беренче урынны алган Илгиз Нәфыйковка бәхет елмайган.
Нур өстенә нур, дигәндәй, бу инде райондашыбызның соңгы вакыттагы икенче зур уңышы. Әле күптән түгел генә ул Мәскәүдә яшьләр арасында армспорт (кул көрәштерү) буенча ил беренчелегенә үткәрелгән ярышта катнашып, җиңүгә ирешкән, шуның белән бу төр буенча Россиянең спорт остасы исемен алу өчен тиешле нормативны үтәгән. Нәфыйковны армспорт буенча Россия җыелма командасына керткәннәр. Май аенда ул Польшада узачак Европа беренчелегенә, ә сентябрьдә Венгриягә дөнья чемпионатына бару хокукына ия булган.
Бу акыллы, тырыш, көчле егет Югары Чаллы урта мәктәбенең унберенче классында укый, ә кичләрен шәһәребездәге «Ярыш» спорт комплексына килеп, тренеры Равил Харисов җитәкчелегендә армспорт белән шөгыльләнә. Авылдан шәһәргә аны машина белән әтисе йөртә. Сүз уңаеннан, спортчы егетнең әтисе Әлхәт Нәфыйков - Югары Чаллы Сабантуйларында күп мәртәбә мәйдан тоткан көрәш батыры. Алма агачыннан ерак төшми дип, юкка гына әйтмәгәннәр шул.
Виктор ШАДРИН.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев