Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Гроссмейстер нормасын үтәде

Испаниянең Бильбао шәһәрендә Европа клублары кубогы өчен 30нчы шахмат турниры тәмамланды. Бу дәрәҗәле ярышта катнашкан 52 команда арасында Казанның "Ладья" командасы шахматчылары да бар иде, алар дүртенче-сигезенче урыннарны алдылар. Түбән Каманың моңа нинди катнашы бар дисәгез, Казан "Ладья"сында уйнаган шахматчыларның берсе - шәһәребездә күпләргә яхшы таныш булган Раил Мәхмүтов. Түбән...

Испаниянең Бильбао шәһәрендә Европа клублары кубогы өчен 30нчы шахмат турниры тәмамланды. Бу дәрәҗәле ярышта катнашкан 52 команда арасында Казанның "Ладья" командасы шахматчылары да бар иде, алар дүртенче-сигезенче урыннарны алдылар.

Түбән Каманың моңа нинди катнашы бар дисәгез, Казан "Ладья"сында уйнаган шахматчыларның берсе - шәһәребездә күпләргә яхшы таныш булган Раил Мәхмүтов. Түбән Камада туып-үскән ул егет Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиядә укыды, оста шахматчы буларак бездә танылды. Хәзерге вакытта Раил республикабыз башкаласында яши, Казан федераль университетында укый.

Испаниядәге турнирда Раил Мәхмүтов Европаның танылган гроссмейстерлары белән ярышып, җиде уенның бишесен уртак нәтиҗәгә тәмамлады, ә соңгы ике уенда җиңеп, командага күп очколар китерде. Ә иң мөһиме шул: Раил беренче мәртәбә халыкара гроссмейстер исемен алу өчен тиешле норманы үтәде. Бу - шахматта алырга мөмкин булган иң югары исем. Моңа кадәр безнең түбәнкамалылар арасыннан гроссмейстер гына түгел, ФИДЕ мастеры да, халыкара мастер да чыкканы юк иде, әле спорт мастерлыгына кандидатлар да бармак белән генә санарлык.

Раил инде ике елдан артык вакыт Казанда яшәсә дә, туган шәһәрен, яраткан гимназиясен онытмый, елына берничә мәртәбә кайтып, "Батыр" спорт комплексының балалар-үсмерләр шахмат мәктәбендә шөгыльләнүчеләр белән мастер-класслар үткәрә. Моның файдасы зур: мәсәлән, быел июль аенда Раил өч көн дәвамында үткәргән мастер-класслардан соң Түбән Каманың яшь шахматчылары Чистай, Чаллы һәм Казан шәһәрләрендәге ярышлардан матур җиңүләр яулап кайттылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев