Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Футболчылар ялга китә, ә хоккейда кызу очрашулар көтә...

« Нефтехимик» сезонны тәмамлады

4 ноябрьдә «Нефтехимик» командасы үз кырында Россия футбол кубогының 1/16 турында Сызрань шәһәренең «Волга» командасы белән очрашты. Коеп яуган яңгыр астында барган бу матчта безнең футболчылар 1:0 исәбе белән көндәшләрен җиңделәр. Уенның 71 нче минутында командага  бик кирәк булган бу тупны һөҗүмче Мераби Уридия кертте.
6 ноябрьдә «Нефтехимик» футбол клубы директоры Исмәгыйлев Айрат һәм команданың баш тренеры Уткульбаев Юрий брифинг үткәрделәр. Алар команданың җәйге сезон уены белән канәгать булуларын белдерделәр. 15 уенда 38 очко җыеп, «Нефтехимик» бүген үз төркемендәге 11 команда арасында турнир таблицасын җитәкли. Команда уенчылары хәзер ялга киттеләр. Яңа сезонда беренче уеннар апрельдә башланачак.

Сугышмыйча түзмәделәр...  

 Бу ике көчле команда–  күптәнге көндәшләр. Шуңа күрә хоккей җанатарлары «Салават Юлаев» командасы белән 5 ноябрьдә узган очрашуны түземсезлек белән көтеп алдылар. Бик эмоциональ һәм каты көрәштә безнең команда Уфа хоккейчыларына 2:3 исәбе белән оттырды. Матчның хәлиткеч мизгелләре 3 нче периодта булды: көндәшләр бер  минутта 2 гол керттеләр. Уен тәмамланырга берничә секунд калгач, безнең Огурцов җавап алкасы кертте. Уен дәвамында «штрафниклар» эскәмиясендә күп уенчыларга утырырга туры килде. Ике як уенчылары да, кагыйдә бозу гына түгел, ә шлемнарын һәм кәшәкәләрен ташлап, «кул сугышына» күчеп алдылар... 
«Нефтехимик»ның  Рига шәһәре «Динамо» командасы белән бүгенге очрашуы турында киләсе санда язарбыз.             
Фәрит ВАГЫЙЗОВ.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X