Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Футболчылар сезон ача

«Нефтехимик» хоккей командасы 2019-20 елгы сезонны плей-офф сериясендә дүрт уен белән тәмамлады.

Җанатарлар команданың 11 нче урыннан таблицада беренче «сигезлеккә» үтеп керүенә бик шатланганнар иде, ләкин... Казанда үткән беренче ике уенда «Ак Барс» хоккейчылары кунакларны 4:1 һәм 5:1 исәбе белән оттылар. 6 нчы һәм 8 нче мартта Түбән Камада узган очрашуларда Казан егетләре «Нефтехимик» хоккейчыларын 1:0 һәм 2:1 исәбе белән җиңделәр.
Ә менә баш тренер Юрий Үткелбаев җитәкләгән «Нефтехимик» футбол командасы Волгоград шәһәрендә җирле «Ротор» клубы футболчылары белән очрашып, ПФЛ-Олимп лигасында сезонны ачты. 20 меңнән артык җанатарлар җыелган стадионда матч ике команданың да кискен атакалары, кызыклы «штрафной» лар һәм гол моментлары белән истә калды. Уен 1:1 исәбе белән тәмамланды, безнең командадан голны 82 нче минутта Михаил Уридия кертте.

Фәрит Вагыйзов, «Туган як» газетасының спорт күзәтүчесе

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X