Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Футболчы малайлар «Рубин»да кунакта

«Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүче иң яшь футболчылар өчен Казанга истәлекле сәяхәт оештырылды. Сигез яшьлек малайлар «Рубин» футбол клубында кунак булдылар. «Казан-Арена» стадионы, «Рубин»ның интерактив музее, фут-болчыларның уенга әзерләнү зоналары - боларның барысын да Түбән Кама балалары зур кызыксыну белән карап чыкты. Ә инде «Рубин» командасының уенга чыгу юлыннан - чишенү...

«Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүче иң яшь футболчылар өчен Казанга истәлекле сәяхәт оештырылды. Сигез яшьлек малайлар «Рубин» футбол клубында кунак булдылар.
 
«Казан-Арена» стадионы, «Рубин»ның интерактив музее, фут-болчыларның уенга әзерләнү зоналары - боларның барысын да Түбән Кама балалары зур кызыксыну белән карап чыкты. Ә инде «Рубин» командасының уенга чыгу юлыннан - чишенү бүлмәсе белән футбол кыры арасын малайларның нинди җитди кыяфәттә атлап узганнарын күрсәгез иде сез! Әйтерсең лә, зурлар ярышында, кимендә, Россия кубогы финалында Татарстанның спорт данын якларга чыгалар...
 
Аннан соң яшь түбән-камалылар өчен «Рубин» уенчылары - Россия җыелма командасы әгъзалары Максим Канунников һәм Денис Ткачук белән очрашу үткәрелде. Бу үзенчәлекле «матбугат конференциясе»ндә балалар, бер-берсен бүлдереп, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Әлеге сорауларның күп-челеге хуҗаларны елмаерга мәҗбүр итте, ә кайбер сораулар, хәтта, бераз аптырашта да калдырды...
 
Ахырдан кунакларга бүләкләр - «Рубин» футбол клубы шарфлары таратылды, Максим Канунников һәм Денис Ткачук белән истәлек өчен фотога да төштеләр. «Шинник» балаларының тренеры Руслан Анисахаров хуҗаларга, җылы каршылаганнары өчен, рәхмәт белдерде.
 
Футболчы малайлар һәм аларның тренеры, бу онытылмас сәяхәтне оештырганнары өчен, «Кама» сәүдә йорты җитәкчелегенә бик рәхмәтле.
Нур ТУГАНОВ

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X