Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Эрик Мәхмүтов дөньяда беренче!

Шәһәребездәге "Дружба" спорт комплексында Россиянең атказанган спорт остасы, билбаулы көрәш буенча ике мәртәбә дөнья чемпионы Шамил Садриев истәлегенә багышланган бишенче ачык Бөтенроссия турниры узды. Бу ярышка Россиянең төрле төбәкләреннән (Мәскәү, Волгоград, Пермь, Чиләбе, Ростов-на-Дону), шулай ук, Казахстаннан кунаклар килде. Призлы урыннарның иң күбен Татарстан көрәшчеләре яулады. Аларның бишесе - "Шинник"...

Шәһәребездәге "Дружба" спорт комплексында Россиянең атказанган спорт остасы, билбаулы көрәш буенча ике мәртәбә дөнья чемпионы Шамил Садриев истәлегенә багышланган бишенче ачык Бөтенроссия турниры узды.

Бу ярышка Россиянең төрле төбәкләреннән (Мәскәү, Волгоград, Пермь, Чиләбе, Ростов-на-Дону), шулай ук, Казахстаннан кунаклар килде. Призлы урыннарның иң күбен Татарстан көрәшчеләре яулады. Аларның бишесе - "Шинник" спорт комплексында тренер Илнар Гәрәев төркемендә шөгыльләнүчеләр. Үз авырлык үлчәүләрендә Илшат Таһиров, Илмир Хәкимханов һәм Денис Зинченко- икенче, ә Айназ Фәсхетдинов һәм Сергей Клещевников өченче урыннарны алдылар.

Эрик - дөньяда беренче

"Шинник" спорт комплексында шөгыльләнүче Эрик Мәхмүтов һәм Вадим Демидов 15-17 яшьлек егетләр арасында билбаулы көрәш буенча дөнья беренчелегендә катнашып, уңышка ирештеләр.

Яшь көрәшчеләрнең дөнья күләмендәге ярышы Татарстандагы Теләче районында үткәрелде. Мондый зур бәйгенең гап-гади авылда оештырылуы кемнәргәдер сәер булып күренергә мөмкин. Әмма спорт белән кызыксынган кешеләр артык гаҗәпләнмәгәндер, чөнки Теләче - милли көрәшебез иң нык үскән, җитәкчеләре дә моның белән җитди кызыксынган районнарның берсе, үзләрендә "Батыр" дигән зур спорт комплексы да бар. Өстәвенә, Татарстанның иң көчле батырларыннан берсе, билбаулы көрәш буенча ике мәртәбә дөнья чемпионы Раил Нургалиев Теләчедә яши.

Дөнья беренчелегенә уналты илдән (Белоруссия, Казахстан, Таҗикстан, Украина, Әзербайҗан, Литва, Латвия, Үзбәкстан һ.б.) килгән командалар көч сынашты. Россия җыелма командасы беренче урынны алып, иң көчле көрәшчеләр безнең илдә икәнлеген раслады.

Түбән Кама егетләре дә Теләчедән буш кул белән кайтмады. 25нче мәктәпнең унберенче класс укучысы Эрик Мәхмүтов, билбаулы көрәшнең классик стилендә (анысы үзебезнең Сабантуйларда күреп ияләнгән татарча көрәшкә бик якын) 71 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә беренче урынны яулады! Ә Сухрау мәктәбенең унынчы класс укучысы Вадим Демидов ( ул - районыбызның легендар көрәш батыры Федот дәдәйнең оныгы) - ирекле стильдә 95 килограммга кадәрге үлчәүдә өченче призер.

Егетләребезнең дөнья күләмендәге бу унышлары - "Шинник"ның көрәш бүлеге мөдире Расиф Гыйльманов, тренер Илнар Гәрәев һәм, әлбәттә, спорт комплексы директоры Рөстәм Ганиев һәм Түбән Каманың көрәш федерациясе җитәкчесе Юрий Иванов өчен дә зур горурлык.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев