Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ераклардан килделәр

Узган шимбә һәм якшәмбедә шәһәребезнең «Факел» спорт залында ирекле көрәш буенча халыкара турнир үткәрелде. Танылган көрәшче һәм тренер, СССРның спорт остасы Равил Булатов җитәкчелегендәге спорт мәктәбе тарафыннан оештырыла торган, инде традициягә кергән бу ярышның дәрәҗәсе елдан-ел күтәрелә, катнашучыларның «география»се киңәя. Бу юлы Үзбәкстаннан, Таҗикстаннан, Россия Федерациясенең күп кенә республикаларыннан һәм...

Узган шимбә һәм якшәмбедә шәһәребезнең «Факел» спорт залында ирекле көрәш буенча халыкара турнир үткәрелде.

Танылган көрәшче һәм тренер, СССРның спорт остасы Равил Булатов җитәкчелегендәге спорт мәктәбе тарафыннан оештырыла торган, инде традициягә кергән бу ярышның дәрәҗәсе елдан-ел күтәрелә, катнашучыларның «география»се киңәя. Бу юлы Үзбәкстаннан, Таҗикстаннан, Россия Федерациясенең күп кенә республикаларыннан һәм өлкәләреннән 27 команда, барлыгы 224 көрәшче җыелган иде.

Катнашучылар шулай күп булганлыктан, көрәш берьюлы ике келәмдә барды. «Факел»ның тамашачылар трибуналарын шыплап тутырган халык ике көн буе көч сынашуны зур кызыксыну белән күзәтте. Ахыр чиктә, җиңүчеләр һәм призлы урыннарны алучылар билгеле булып, аларга медальләр, дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Бүләкләнүчеләр арасында үзебезнең түбәнкамалылар да күп иде, ә бу исә шәһәребездә ирекле көрәшнең нык үскән булуын тагын бер мәртәбә раслый. Мәсәлән, яшьләр арасында Алмаз Рәфыйков (35 кг), Артур Васютов (38 кг) һәм Дәүләт Зыятдинов (63 кг) - җиңүчеләр, Риваз Гыйниятуллин (46 кг) - икенче, Ранзил Гыйниятуллин (41 кг), Марат Нуретдинов (50 кг), Андрей Уразайкин (54 кг) һәм Халит Сираҗетдинов (58 кг) өченче урыннарны алдылар. Зурлар көндәшлегендә Иван Марков (50 кг), Илдус Гыйниятуллин (66 кг) һәм Евгений Лапшов (74 кг) - икенче, ә Алмаз Мөхәммәдиев (55 кг), Алмаз Галиев (84 кг) һәм Рәдис Гыйззәтуллин (96 кг) - өченче призерлар.

Командалар беренчелегендә Түбән Кама җиңүче дип табылды, икенче һәм өченче призлы урыннарга Үзбәкстан һәм Дагестан командалары чыкты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев