Туган як

Эльвирга өмет зур

Узган ял көннәрендә Түбән Кама спортчылары Нурлат шәһәренә, 1992-1994 елгы егетләр арасында билбаулы көрәш буенча Татарстан беренчелегенә үткәрелгән ярышка барып кайттылар. «Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүчеләрдән икесе анда мактау пьедесталына менде: Түбән Кама медицина колледжы укучысы Эльвир Әхәтов 57 килограммга кадәрге үлчәүдә җиңү яулады, ә политехник колледж укучысы Алмаз Зиннәтуллин 100...

Узган ял көннәрендә Түбән Кама спортчылары Нурлат шәһәренә, 1992-1994 елгы егетләр арасында билбаулы көрәш буенча Татарстан беренчелегенә үткәрелгән ярышка барып кайттылар.

«Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүчеләрдән икесе анда мактау пьедесталына менде: Түбән Кама медицина колледжы укучысы Эльвир Әхәтов 57 килограммга кадәрге үлчәүдә җиңү яулады, ә политехник колледж укучысы Алмаз Зиннәтуллин 100 килограммга кадәргеләр арасында икенче урынны алды.

Эльвир Әхәтовны Татарстанның җыелма командасына керттеләр, хәзер ул март ае уртасында Чебоксар шәһәрендә узачак Россия беренчелегендә катнашырга әзерләнә. Тренеры Илнар Гәрәев әйтүенчә, Эльвирның Россия күләмендә дә җиңә алуына өмет зур. Әгәр булдыра алса, дөнья беренчелегендә катнашу өчен юл ачыла, дигән сүз.

Ә шушы атнаның ял көннәрендә Алексеевск поселогында 1995-1997 елгылар арасында билбаулы көрәш буенча республика беренчелегенә ярыш уздырыла, анда безнекеләр дә катнаша. Җиңүчеләргә Татарстанның җыелма командасына кертелеп, шушы яшьтәгеләрнең Россия беренчелегендә катнашу хокукы бирелә, анысы февраль ахырында Башкортстан башкаласы Уфада үткәреләчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: