Эльвир Әхәтов «Батырлар бәйгесе»ндә катнашты
28 августта Казанның «Ак барс» көрәш сараенда «Батырлар бәйгесе» дип исемләнгән турнир үткәрелде. Анда республикабызның татарча көрәш осталары арасыннан бары тик «иң-иң»нәрен - Татарстан һәм Россия күләмендәге ярышларда җиңүчеләрне генә чакырдылар, алар 100гә якын җыелды. Әнә шул «иң-иң»нәр арасында Түбән Кама медицина колледжы укучысы, «Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүче Эльвир Әхәтов...
28 августта Казанның «Ак барс» көрәш сараенда «Батырлар бәйгесе» дип исемләнгән турнир үткәрелде. Анда республикабызның татарча көрәш осталары арасыннан бары тик «иң-иң»нәрен - Татарстан һәм Россия күләмендәге ярышларда җиңүчеләрне генә чакырдылар, алар 100гә якын җыелды.
Әнә шул «иң-иң»нәр арасында Түбән Кама медицина колледжы укучысы, «Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүче Эльвир Әхәтов та бар иде. Узган ел яшьләр арасында Татарстан һәм Россия чемпионы булган, әле яңа гына зурлар категориясенә күчкән 18 яшьлек Эльвир «Батырлар бәйгесе»ндә финалга чыга алды. Финалда аңа республиканың бу авырлык үлчәвендәге күптәнге лидеры - 28 яшьлек Рузил Ганиев (Әлмәт) белән көрәшергә туры килде. Нәтиҗәдә, тәҗрибә яшьлектән көчлерәк булып чыкты. Әмма шундый дәрәҗәле көндәшләре белән бил алышып, икенче призлы урынны алуын Эльвир Әхәтовның һәм аның тренеры Илнар Гәрәевнең яхшы уңышлары дип бәяләргә кирәк. Эльвир әле яшь, аның иң зур җиңүләре алда булыр, дип өметләнәбез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 июнь 2022 - 14:21Каенлы авылы юлы 40 ел капиталь ремонт күрмәгән Түбән Кама районының Каенлы авылындагы юлга 40 ел ремонт ясалмаган9300
-
24 июнь 2022 - 13:23Казаннан Анталияга яңа чартер рейслары ачыла 26 июньнән Казаннан Анталияга Azur Air чартерлары оча башлаячак.7600
-
24 июнь 2022 - 12:36Газетабызның чираттагы саны дөнья күрде "Туган як"ның 24 июнь саны чыкты.6100
-
23 июнь 2022 - 09:54Заря лагерында мөселман балалары өчен смена башланды
-
16 июнь 2022 - 09:25Сабантуй мизгелләре
-
23 июнь 2022 - 10:10Күбәләктәй очар чак...Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Әлеге мәсьәлә бигрәк тә педагогия көллиятләрендә булачак укытучы һәм тәрбиячеләр әзерләү процессында тирәнтен уйлап эш итүне таләп итә.11100
-
20 июнь 2022 - 14:51Мәдәни мирасны ничек сакларга?Мәдәни мирас – ул буыннан-буынга күчеп килә торган байлык. Йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәребез – безнең рухи мирасыбыз, байлыгыбыз.26800
-
24 июнь 2022 - 10:27Яңа айдан – яңача1 июльдән, гадәттәгечә, коммуналь хезмәтләргә тарифлар үзгәрә. hәм, әлбәттә, кимүгә таба түгел.13500
-
23 июнь 2022 - 14:15“Түбән Кама Нефтехим”ның генераль директоры һәм Башкарма комитет җитәкчесе “Сугышчан дан” музеенда булган“Нефтехимик” отряды эзтабарлары үз хезмәтләре белән “Түбән Кама Нефтехим” ның яңа генераль директоры Игорь Климов, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин һәм шәһәрнең башка җитәкчеләре белән уртаклашкан. Хәтер һәм кайгы көнендә кунаклар “Нефтехимик” эзләү отрядының “Сугышчан дан” музеенда булган.13500
-
22 июнь 2022 - 09:45Түбәнкамалылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар22 июньдә шәhәрдә Бөек Ватан сугышы башлануның 81 еллыгы билгеләп үтелә.28800
-
16 июнь 2022 - 16:59Шинниклар проспектында алмагачлар утыртканнар Түбән Камада яшелләндерү эшләре дәвам итә.57600
-
17 июнь 2022 - 12:47Шәhәрдә олылар өчен поликлиника төзеләчәк Түбән Камада олылар өчен поликлиника төзү планлаштырыла.55600
-
15 июнь 2022 - 10:10Түбән Камада җәмәгать транспортында йөрү бәясе кыйммәтләнгән 15 июньнән Түбән Каманың җәмәгать транспортында акчалата һәм банк картасы белән түләгән очракта йөрү бәясе 28 сум тәшкил итә. Тариф 3 сумга арткан.55100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика