Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Егетләргә генә димәгән...

Көрәш - ир-егетләр өчен, бу бәхәссез кебек. Моңа кадәр шәһәребездә кызлар арасыннан бер Лилия Исламова гына спортның ирләрнеке булып саналган бу төрендә ил күләмендәге һәм халыкара ярышларда зур җиңүләргә ирешкән иде. Ә хәзер, аның үкчәсенә басып, дигәндәй, тагын бер кыз күтәрелеп килә. Ул - Түбән Кама педагогия колледжы укучысы Марина...

Көрәш - ир-егетләр өчен, бу бәхәссез кебек. Моңа кадәр шәһәребездә кызлар арасыннан бер Лилия Исламова гына спортның ирләрнеке булып саналган бу төрендә ил күләмендәге һәм халыкара ярышларда зур җиңүләргә ирешкән иде. Ә хәзер, аның үкчәсенә басып, дигәндәй, тагын бер кыз күтәрелеп килә. Ул - Түбән Кама педагогия колледжы укучысы Марина Сидорова.

Равил Булатов җитәк-челегендәге балалар-үс-мерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Марина апрель ахырында Пермь шәһәренә, юниорлар (1992-1994 елгы яшьләр) арасында ирекле көрәш буенча Россия беренчелегенә үткәрелгән ярышка барып кайтты. Россиянең күп кенә өлкәләреннән һәм респуб-ликаларыннан иң көчле яшь спортчылар җыелган бу ярышта егетләр генә түгел, кызлар да көч сынашкан. Әнә шул кызларның 44 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә ярышкан унбише арасында безнең Маринага тиңнәр табылмаган, ул үзенең барлык көндәшләрен җиңеп, беренче урынны яулаган. Ә бу исә «Россиянең спорт остасы» исемен алу өчен тиешле нормативның үтәлүе, дигән сүз. Әле алай гына да түгел, шәһәрдәшебез быел сентябрь аенда юниорлар арасында ирекле көрәш буенча дөнья беренчелеге өчен Таиландта узачак ярышта катнашу хокукына ия булган. Анда да җиңә алса, «Халыкара класслы спорт остасы» исеменә лаек булу мөмкинлеге бар.
Марина ирекле көрәш белән унбер яшендә, шәһәребездәге 2нче мәк-тәптә укыган чагында шөгыльләнә башлаган. Аңа кадәр бию түгәрәгенә йөргән кызны бервакыт классташ малае үзе белән ирекле көрәш секциясенә алып барган. Дөрес, ул малай үзе озакламый көрәшүдән туктаган, ә менә Марина мавыгып китеп, шуннан бирле җиде ел инде ирекле көрәш серләрен тырышып үзләштерә. Спортка тартылуы биюне дә оныттырган. Беренче тренеры Илсур Нәфыйгуллин булса, хәзерге вакытта Евгений Атарский җитәкчелегендә шөгыльләнә.
Карап торышка бер дә көрәшчегә охшамаган, җыйнак кына гәүдәле, төскә-биткә сөйкемле бу керәшен кызыннан: «Көрәш белән шөгыльләнү сиңа нәрсәгә кирәк?», дип кызыксынучыларга, ул: «Үз-үземне яклый алу өчен», дип җавап бирә. Шулай инде, мондый әзерлекле кызга берәр хулиган бәйләнсә, очып-барып төшкәнен сизми дә калыр...

Марина Сидорова хәзерге вакытта Түбән Кама педагогия колледжының физкультура бүлегендә икенче курста укый, киләчәктә тренер булырга хыяллана. Язмабыз башында, аны Түбән Каманың танылган спортчысы, көрәш тренерлары арасында беренче һәм әлегә бердәнбер хатын-кыз, халыкара класслы спорт остасы Лилия Исламова үрнәгенә иярүче, дигән идек. Чагыштырабыз икән инде, монда тагын шунысы да кызыклы: Марина 1993 елда туган, ә бу - Лилиянең Европа чемпионы булган елы. Теләсә нәрсә әйтегез, мин үзем монда ниндидер бер мәгънә күрәм. Маринаның максаты тормышка ашып, киләчәктә аның да, Лилия кебек үк, көрәш келәмендә һәм тренерлык хезмәтендә зур уңышларга ирешүен телик.


"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев