Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Дзюдочылар уңышы

Җиңү бәйрәме алдыннан, Казанда дзюдо көрәше буенча Татарстан Республикасы чемпионаты үткәрелде, анда Түбән Кама спортчылары да катнашты. Татарстанның иң оста дзюдочылары көч сынашкан бу дәрәҗәле ярышта безнекеләр сынатмады, шәһәребезгә өч медаль алып кайттылар. Иң зур уңышка Рөстәм Фәйзрахманов иреште. Ул көрәшкән 73 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә унбиш дзюдочы булып, шәһәрдәшебез...

Җиңү бәйрәме алдыннан, Казанда дзюдо көрәше буенча Татарстан Республикасы чемпионаты үткәрелде, анда Түбән Кама спортчылары да катнашты.
Татарстанның иң оста дзюдочылары көч сынашкан бу дәрәҗәле ярышта безнекеләр сынатмады, шәһәребезгә өч медаль алып кайттылар.
Иң зур уңышка Рөстәм Фәйзрахманов иреште. Ул көрәшкән 73 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә унбиш дзюдочы булып, шәһәрдәшебез үзен шулар арасында иң көчлесе итеп таныта алды һәм республика чемпионы исемен яулады. Россиянең спорт остасы Рөстәм - Түбән Кама эчке эшләр идарәсе хезмәткәре, дзюдо көрәше белән «Нефтехимик» спорт клубында тренеры Фәнис Хәмидуллин җитәкчелегендә шөгыль-ләнә.
Түбән Каманың тагын ике спортчысы - Максим Карпов (60кг) һәм Наил Талипов (90кг) үз авырлык үлчәүләрендә өченче призлы урыннарны алдылар. Аларның бу уңышы -
тренерлары Фәнис Хәмидуллин һәм Рөстәм Вәҗетдиновның да хезмәт җимеше.
В.БОРИСОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев