Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Дзюдочы Рөстәмнең яңа зур җиңүе

Әле узган атнада гына Түбән Кама спортчысы Рөстәм Фәйзрахмановның дзюдо көрәше буенча Татарстан чемпионы исемен яулавы турында язган идек. Һәм менә яңа җиңү: Россия күләмендәге ярыштан да шәһәрдәшебез чемпион булып кайтты. Дзюдо көрәше ветеран-нарының Россия чемпионаты узган ял көннәрендә Башкортстанның Стәрле-тамак шәһәрендә үткә-релде. Анда илнең бик күп төбәкләреннән иң көчле,...

Әле узган атнада гына Түбән Кама спортчысы Рөстәм Фәйзрахмановның дзюдо көрәше буенча Татарстан чемпионы исемен яулавы турында язган идек. Һәм менә яңа җиңү: Россия күләмендәге ярыштан да шәһәрдәшебез чемпион булып кайтты.
Дзюдо көрәше ветеран-нарының Россия чемпионаты узган ял көннәрендә Башкортстанның Стәрле-тамак шәһәрендә үткә-релде. Анда илнең бик күп төбәкләреннән иң көчле, танылган дзюдочылар җыелган. Иң яшьләр (30-34 яшьтәгеләр) төрке-мендә ярышып, Рөстәм Фәйзрахманов 73 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә беренче урынны алган. Шунысы да игътибарга лаек: бу авырлык үлчәвендә ил чемпионы исеме өчен барган соңгы, финал очрашуында аның көндәше дә Түбән Кама спортчысы Юрий Савицкий булган. Нәтиҗәдә, Рөстәм - чемпион, ә Юрий - икенче призер. Бу көрәшчеләр икесе дә «Нефтехимик» спорт клубында тренер Фәнис Хәмидуллин җитәкчелегендә шөгыль-ләнәләр.
Шушы чемпионатта җиңүчеләрдән Россиянең җыелма командасы оештырыла. Димәк, Рөстәм Фәйзрахманов өчен халыкара турнирларда ил данын яклау мөмкинлеге ачыла.
В. БОРИСОВ.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев