Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Дөнья беренчелегенә барачак

Түбән Кама спортчысы Эрик Мәхмүтов билбаулы көрәш буенча дөнья беренчелеге өчен ярышта катнашачак. Мондый хокукны егет 1997-1999 елгы яшьләр арасында Россия беренчелегенә үткәрелгән бәйгедә яулады. Узган атнада Башкортстанның Салават шәһәрендә оештырылган ул ярышта үзләрен иң көчлеләр итеп таныткан көрәшчеләрне илебез данын дөнья күләмендә якларга тиешле Россия җыелма командасына сайлап алганнар....

Түбән Кама спортчысы Эрик Мәхмүтов билбаулы көрәш буенча дөнья беренчелеге өчен ярышта катнашачак.

Мондый хокукны егет 1997-1999 елгы яшьләр арасында Россия беренчелегенә үткәрелгән бәйгедә яулады. Узган атнада Башкортстанның Салават шәһәрендә оештырылган ул ярышта үзләрен иң көчлеләр итеп таныткан көрәшчеләрне илебез данын дөнья күләмендә якларга тиешле Россия җыелма командасына сайлап алганнар. 71 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә мондый бурыч безнең Мәхмүтовка йөкләнә.

Эрик - шәһәребездәге 25нче мәктәп укучысы, быел унберенче класска барачак. Кичләрен, инде күптәннән, "Шинник" спорт комплексында татарча һәм билбаулы көрәш белән шөгыльләнә, тренеры Илнар Гәрәевнең иң сәләтле өйрәнчекләреннән берсе. Хәзер аларның максаты - дөнья беренчелегенә тиешле әзерлек белән бару. Ул иң зур ярыш быел декабрь аенда Россия җирендә узачак. "Төгәл урынын әле ахыргача сайламаганнар, Татарстан шәһәрләреннән берсе булырга тиеш", - диде Илнар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X