Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Динар Россия беренчелегенә барачак

«Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүчеләрдән тупланган Түбән Кама командасы 2001-2002 елгы егетләр арасында татарча көрәш буенча республика беренчелегендә уңышлы катнашты. Биектауда үткәрелгән бу ярышта Татарстанның 39 шәһәреннән һәм районыннан җыелган яшь көрәшчеләр бил алышты. «Шинник»ныкылар, гадәттәгечә, иң көчлеләр арасында иде, командабыз дүртенче урынны алды. Бәйгедә барлыгы 39 команда көч сынашуын исәпкә...

«Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүчеләрдән тупланган Түбән Кама командасы 2001-2002 елгы егетләр арасында татарча көрәш буенча республика беренчелегендә уңышлы катнашты.
Биектауда үткәрелгән бу ярышта Татарстанның 39 шәһәреннән һәм районыннан җыелган яшь көрәшчеләр бил алышты. «Шинник»ныкылар, гадәттәгечә, иң көчлеләр арасында иде, командабыз дүртенче урынны алды. Бәйгедә барлыгы 39 команда көч сынашуын исәпкә алсак, бер дә начар нәтиҗә түгел.
Шәхси беренчелектә безнекеләрдән 2нче гимназия укучысы Динар Әүхәдиев иң зур уңышка иреште, үз авырлык үлчәвендә җиңү
яулады. Илдар Дәүләтгә-рәев (20 нче мәктәп) һәм Дамир Әхмәтгәрәев- үз үлчәүләрендә өченче призерлар. Өйрәнчекләренең бу уңышларында остазлары Илнар Гәрәевнең дә өлеше зур. Сүз уңаеннан, узган спорт сезоны йомгаклары буенча, республиканың татарча көрәш федерациясе Илнарны яңадан, инде тугызынчы ел рәттән, яшьләр белән эшләүче иң яхшы тренерларның берсе дип тапты.
Биектаудагы республика бәйгесендә җиңүе өчен, Динар Әүхәдиевкә, Татарстан җыелма командасы бе-лән, Россия беренчелегенә бару хокукы бирелде. Яшь көрәшчеләрнең ил күләмендәге бәйгесе март аеның соңгы ял көннәрендә Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә узачак. Динарның анда да сынатмавын телибез.
Нур Туганов.
Фотода (сулдан уңга): Дамир Әхмәтгәрәев, Илнар Гәрәев, Динар Әүхәдиев һәм Илдар Дәүләтгәрәев.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев