Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әдиләнең яңа уңышы

«Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүче Әдилә Бушмакина республика күләмендәге тагын бер ярышта уңышка иреште. Узган ял көннәрендә Казанда 2003-2004 елгы малайлар һәм кызлар арасында дзюдо буенча Татарстан беренчелегенә ярыш үткәрелде. Анда катнашу хокукына Әдилә бер атна элек Түбән Кама беренчелегенә уздырылган ярышта җиңүе нәтиҗәсендә ия булган иде. Тренеры Сергей Михайловның ышанычын...

«Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүче Әдилә Бушмакина республика күләмендәге тагын бер ярышта уңышка иреште.
Узган ял көннәрендә Казанда 2003-2004 елгы малайлар һәм кызлар арасында дзюдо буенча Татарстан беренчелегенә ярыш үткәрелде. Анда катнашу хокукына Әдилә бер атна элек Түбән Кама беренчелегенә уздырылган ярышта җиңүе нәтиҗәсендә ия булган иде.
Тренеры Сергей Михайловның ышанычын аклап, дзюдочы кыз Казанда да сынатмады, үз авырлык үлчәвендә республика буенча икенче урынны алды.
22нче мәктәпнең 7в классы укучысы Әдилә, дзюдо белән беррәттән, соңгы вакытта көрәшнең тагын бер төрен - әле кайчан гына фәкать ир-егетләрнеке булып саналган билбаулы көрәшне дә уңышлы үзләштерә. Әле узган айда гына ул билбаулы көрәш буенча республика беренчелегенә Әлкидә үткәрелгән ярыштан да икенче урынны алып кайткан иде.
Нур ТУГАНОВ.
Фотода: Әдилә - Казандагы ярыштан соң мактау пьедесталының икенче баскычында (бүләкләүче җитәкче янәшәсендә).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X