Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Депутатлар футбол уйнады

Россия көне билгеләп үтелгән 12 июньдә «Кояшлы алан» паркындагы футбол мәйданчыгында гадәти булмаган матч узды: шәһәр советының «Нижнекамск» һәм муниципаль район советының «Түбән Кама» командалары уйнады. Шактый киеренке барган бу уенда «Нижнекамск» командасы 5:3 исәбе белән җиңде. Гол авторлары арасында команда капитаннары Айдар Метшин («Нижнекамск») һәм Әнәс Миңнәхмәтов («Түбән Кама»)...

Россия көне билгеләп үтелгән 12 июньдә «Кояшлы алан» паркындагы футбол мәйданчыгында гадәти булмаган матч узды: шәһәр советының «Нижнекамск» һәм муниципаль район советының «Түбән Кама» командалары уйнады.
Шактый киеренке барган бу уенда «Нижнекамск» командасы 5:3 исәбе белән җиңде. Гол авторлары арасында команда капитаннары Айдар Метшин («Нижнекамск») һәм Әнәс Миңнәхмәтов («Түбән Кама») үзләре дә бар.
- Коллегаларны эш урынында, җитди кыяфәттә күреп гадәтләнгәннән соң, мондый уенда икенче яктан ачылуларын күзәтүе рәхәт. Түбән Кама һәрвакыт спорт белән дус шәһәр булды, һәм монда депутатлар, җитәкчеләр үрнәк күрсәтергә тиештер, - диде уеннан соң шәһәр мэры Айдар Метшин.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев