Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Депутат призларына волейбол

Түбән Уратма мәктәбе спорт залында районыбызның авыл җирлекләре командалары арасында муниципаль район советы депутаты Әнәс Миңнәхмәтов призларына волейбол ярышы узды. Биредә алты команда ярышты: Шәңгәлче, Каенлы, Югары Чаллы, Югары Уратма һәм Түбән Уратманың үзеннән ике команда (берсе - укучыларныкы, икенчесе - җыелма). Уеннар киеренке һәм кызыклы булды. Нәтиҗәдә, Шәңгәлче волейболчылары...

Түбән Уратма мәктәбе спорт залында районыбызның авыл җирлекләре командалары арасында муниципаль район советы депутаты Әнәс Миңнәхмәтов призларына волейбол ярышы узды.
Биредә алты команда ярышты: Шәңгәлче, Каенлы, Югары Чаллы, Югары Уратма һәм Түбән Уратманың үзеннән ике команда (берсе - укучыларныкы, икенчесе - җыелма). Уеннар киеренке һәм кызыклы булды. Нәтиҗәдә, Шәңгәлче волейболчылары беренче урынга чыкты (сүз уңаеннан, депутат призларына дүртенче мәртәбә үткәрелгән бу ярышта шәңгәлчелеләрнең инде өченче җиңүе). Икенче һәм өченче урыннарда -
Түбән Уратманың җыелма һәм укучылар командалары.
«Нефтехим» акционерлык җәмгыятенең авыл хуҗалыгы департаменты директоры Әнәс Миңнәхмәтов уңышка ирешкән командаларга күчмә кубок һәм башка бүләкләр тапшырды. Моннан тыш, ул әле иң оста уйнаган аерым волейболчыларга да бүләкләр әзерләгән иде, аларына Шәңгәлчедән Айдар Фәсхетдинов, Югары Чаллыдан Сирень Әхмәдиев, Түбән Уратмадан Вадим Афзалов һ.б. лаек булды.
Ярышта катнашучылар Әнәс Әхәтовичка үзләре өчен әзерләткән мул чәй табыны өчен дә рәхмәтле.
В. БОРИСОВ.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев