Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Данилның якын дуслары

Түбән Каманың атаклы пәһлеваны Данил Галиев истәлегенә багышланган турнирны ачу тантанасында бер төркем юбилярлар бүләкләнде. Аларның икесе – Данилның якын дуслары булган көрәш ветераннары Рафаил Хәйруллин һәм Корбан Галиев.

Данил 1972 елда Түбән Камага күченеп килгәч, бутилкаучук заводына эшкә урнашкан, шунда Рафаил белән бер цехта икесе дә слесарь булып эшләгәннәр. Аңа кадәр ирекле көрәш белән шөгыльләнгән Рафаилне милли көрәшебезгә, үз сүзләре белән әйтсәк, Данил җитәкләп алып кергән. Шулай итеп, Рафаил Хәйруллин яңа дусты Данил Галиевнең – инде ул чагында республикада танылган көрәшченең – Түбән Камадагы беренче өйрәнчекләреннән берсе булган. Үзе көрәшүдән туктагач, Рафаил күп еллар дәвамында Түбән Кама Сабантуенда көрәш бәйгесенең алыштыргысыз арбитры булды. Хәзер дә аның көрәш дөньясыннан аерылганы юк – шәһәр һәм авыл Сабантуйларында, Данил турнирларында күптәнге дуслары белән аралаша, истәлек өчен фотога төшерә...
Корбан Галиевтән, фамилияләре бер булгач, заманында, «Син Данилның туганымы әллә?» - дип сораучылар бар иде. Алар фамилиядәшләр генә, әмма туганнан да якын булган дуслар иде. Сабантуйларга да гел бергә йөрделәр: Данил көрәш батыры булды, ә Корбан, бил алышуга караганда, гер күтәрүдә зуррак уңышларга иреште. Гер күтәрү буенча Татарстан һәм Россия күләмендәге ярышларда җиңеп, РСФСРның спорт остасы исеменә лаек булды. Алар бер-берсенең туган авылларына бергәләп кунакка кайтып йөрделәр. Берсендә шулай, Корбаннар авылына кайтып, кичен клубка чыккач, 100 килограммлы Данилның чүгеп-чүгеп бик оста биюенә халык шаккатып карап торган...
Корбан Әбрар улы һәм Рафаил Нурулла улы мәшһүр көрәшчегә бәйле хатирәләрне күңелләрендә якты истәлек итеп саклыйлар.

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев