Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Данил турнирының статусы күтәрелә

Бу атнаның шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, ягъни 7 һәм 8 апрельдә, «Шинник» спорт комплексында татарча көрәш буенча Түбән Каманың атаклы пәһлеваны, Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев (1948-1993) истәлегенә багышланган унтугызынчы турнир үткәреләчәк. Бәйгегә Татарстан шәһәрләре һәм районнары белән беррәттән, Россия өлкәләрендә һәм рес-публикаларында яшәүче милләттәшләргә дә чакырулар җибәрелгән. Бу...

Бу атнаның шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, ягъни 7 һәм 8 апрельдә, «Шинник» спорт комплексында татарча көрәш буенча Түбән Каманың атаклы пәһлеваны, Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев (1948-1993) истәлегенә багышланган унтугызынчы турнир үткәреләчәк.
Бәйгегә Татарстан шәһәрләре һәм районнары белән беррәттән, Россия өлкәләрендә һәм рес-публикаларында яшәүче милләттәшләргә дә чакырулар җибәрелгән. Бу ярыш - зурлар өчен (19 яше тулмаган спортчылар кертелми). Авырлык үлчәүләре - 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100 килограммга кадәр һәм 100дән авыррак.
Быел бу турнирның статусы күтәрелә: үз авырлык үлчәвендә беренче урынны яулаган көрәшчеләргә «Татарстан Республикасының спорт остасы» исеме биреләчәк. Тик моның өчен бер генә мәртәбә түгел, ике ел рәттән җиңәргә кирәк.
Көрәшчеләр 7 апрельдә иртәнге сәгать 9да көч сынашуга керешә, турнирны ачу тантанасы көндезге сәгать 12дә үткәрелә, аннан соң көрәш кичкә кадәр дәвам итә. Икенче көнне, 8 апрельдә, иртәнге сәгать 9да ярымфинал һәм финал очрашулары башлана, алар тәмамлангач, ярышны йомгаклау тантанасы һәм җиңүчеләрне бүләкләү була.
Рәхим итегез, милли көрәшебезне сөючеләр!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев