Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Данил турнирының дәрәҗәсе күтәрелде

Узган шимбә көнне «Шинник» спорт комплексында татарча көрәш буенча Данил Галиев истәлегенә багышланган унтугызынчы ачык республика турниры үткәрелде. Түбән Каманың атаклы пәһлеваны, милли көрәштә яулаган зур җиңүләренең саны буенча республикада әле бүгенгәчә беркем дә куып җитә алмаган Данил Галиев (1948-1993) истәлегенә багышлап үткәрелә торган бәйгенең дәрәҗәсе быел аеруча югары күтәрелде....

Узган шимбә көнне «Шинник» спорт комплексында татарча көрәш буенча Данил Галиев истәлегенә багышланган унтугызынчы ачык республика турниры үткәрелде.
Түбән Каманың атаклы пәһлеваны, милли көрәштә яулаган зур җиңүләренең саны буенча республикада әле бүгенгәчә беркем дә куып җитә алмаган Данил Галиев (1948-1993) истәлегенә багышлап үткәрелә торган бәйгенең дәрәҗәсе быел аеруча югары күтәрелде. Үз авырлык үлчәвендә ике ел рәттән беренче урынны алган көрәшчеләргә «Татарстан Республикасының спорт остасы» исеме биреләчәк. Менә шуңа күрә, бу юлы барлык алдагы еллар белән чагыштырганда шактый күбрәк - 48 команда, шул исәптән, Башкортстан, Марий-Эл, Киров һәм Ульяновск көрәшчеләре дә килгән иде.
Турнирны ачу тантанасында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айдар Гәрәев, «Татнефть-Нефтехим» идарәче компаниясе директоры урынбасары Наил Нурмөхәммәтов, «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең профком рәисе Гомәр Яруллин, Татарстанның яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм министрлыгы вәкиле Алмаз Габдуллин, республика милли көрәш федерациясе башкаручы директоры Равил Хәйруллин һ.б. җитәкчеләр чыгыш ясап, көрәшчеләргә уңышлар теләделәр. Чакырылган кунакларның тагын берсе - Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф, милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, үзе килә алмаса да, котлау телеграммасы җибәргән.
Бил алышу бу юлы, моңа кадәр биредә беркайчан да булмаганча, берьюлы дүрт келәмдә барды. Шуңа күрә, алдан ике көнгә бүлеп үткәрү планлаштырылган бәйгене бер көндә тәмамлау мөмкинлеге туды.
300ләп көрәшченең шактый киеренке барган көндәшлеге нәтиҗәсендә, тугыз авырлык үлчәвенең берсендә Түбән Кама спортчысы җиңү яулады. 90 килограммга кадәрге үлчәүдә беренчелекне алган Рөстәм Идрисов өчен монысы аеруча шатлыклы вакыйга, чөнки бу аның беренче зур җиңүе. Ә инде киләсе елда шушы уңышын кабатлый алган очракта, «Татарстан Республикасының спорт остасы» исемен алу өчен тиешле нормативны үтәү мөмкинлеге бар.
Безнең тагын ике көрәшче финалга кадәр җитте. 60 килограммга кадәрге үлчәүдә Ислам Халиков, Әлмәтнең танылган спортчысы Рузил Ганиевкә генә җиңелеп, икенче урынны алды. Ә 100 килограммнан авырраклар арасында Марат Мөхәммәтҗанов финалда Татарстанның атказанган спорт остасы Ильяс Галимовка (Әлмәт) оттырып, шулай ук, икенче призер булды. Тагын ике көрәшчебез - Руслан Миңнеханов (65 кг) һәм Азат Мортазин (100 кг) үз үлчәүләрендә өченче урыннарны алдылар.
Командалар арасында беренчелекне, узган елдагыча, Әлмәт спортчылары яулады. Келәм хуҗалары - түбәнкамалылар - икенче, ә өченче урынга Теләче командасы чыкты.
Турнир, гадәттәгечә, зур оешканлык белән узды. Моның өчен Россия Федерациясенең атказанган физик культура хезмәткәре Рөстәм Ганиев җитәкчелегендәге «Шинник» спорт комплексы коллективына күп көч куярга туры килгәне күренеп тора. Ярышның баш хөкемдары Расиф Гыйльманов җитәкчелегендәге хөкемдарлар коллегиясе дә үз вазифаларын тиешенчә башкарды. Гомумән, бу көнне бирегә җыелган күпсанлы тамашачыларга, милли көрәш сөючеләргә үкенерлек булмады.
Шулай итеп, Данил Галиев истәлегенә багышланган унтугызынчы бәйге дә узып китте. Ә чираттагысы икеләтә юбилейлы булачак: беренчедән, исәп буенча егерменчесе, икенчедән, киләсе елда Данил Галиевкә 65 яшь тулыр иде... Анысына кадәр әле бер ел вакыт бар, ә менә Сабантуйлар ике айдан җитә, көрәш мәйданнары тирәсендә яңадан әнә шул вакытларда җыелырбыз инде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев