Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Данил турнирында – иске һәм яңа исемнәр

Узган шимбәдә «Шинник» спорт комплексында татарча көрәш буенча Данил Галиев истәлегенә багышланган егерме өченче турнир үткәрелде. Милли көрәштә яулаган зур җиңүләренең саны буенча илдә әле бүгенгә кадәр беркем дә узып китә алмаган атаклы пәһлеван, Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев (1948-1993) истәлегенә багышлап үткәрелә торган бәйгенең дәрәҗәсе елдан-ел үсә, катнашучылар...

Узган шимбәдә «Шинник» спорт комплексында татарча көрәш буенча Данил Галиев истәлегенә багышланган егерме өченче турнир үткәрелде.
Милли көрәштә яулаган зур җиңүләренең саны буенча илдә әле бүгенгә кадәр беркем дә узып китә алмаган атаклы пәһлеван, Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев (1948-1993) истәлегенә багышлап үткәрелә торган бәйгенең дәрәҗәсе елдан-ел үсә, катнашучылар саны да арта. Бу юлы республикабыз шәһәрләреннән һәм районнарыннан 36 команда килгән иде.
Турнирны ачу тантанасында «Татнефть-
Нефтехим» идарәче компаниясе директоры Әнвәр Вахитов, Татарстан дәүләт советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Фәретдинов, «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең профком рәисе Гомәр Яруллин һәм республика милли көрәш федерациясенең башкаручы директоры Равил Хәйруллин чыгыш ясап, көрәшчеләргә ярышта уңышлар теләделәр.
Бил алышу берьюлы өч келәмдә, Олимпия системасы буенча (ягъни, беренче җиңелүдән соң ук төшереп калдырылып) барды, чөнки 322 көрәшче көч сынашкан бәйге шунсыз бер көндә генә бетә алмаган булыр иде. Кичен соң гына тәмамланган турнирда көрәш кискен булды, көтелмәгән хәлләрне дә күрдек. Әйтик, танылган көрәшчеләрдән Рузил Ганиев (Әлмәт), Радик Сәлахов (Зәй), Сергей Павлик (анысы, әле тегендә, әле монда күчеп йөри торгач, хәзер Зәй командасына ялланган) үз үлчәүләрендә өченче урыннан югары күтәрелә алмадылар. Монысы әле ярый, ә менә исемнәре көрәш дөньясында һәр-кемгә яхшы таныш булган Рөстәм Мухамов (Әлмәт), Раил Нургалиев (Теләче), Айвар Билалов (Әлмәт)кебекләрнең призерлар исемлегенә керә алмавы күпләрне гаҗәпләндерде. Нишлисең, спортта гел бер үк җиңүчеләр була алмый, яшьләр үкчәгә басып килә...
Инде Түбән Кама спортчыларына килсәк, безнекеләр ун авырлык үлчәвенең икесендә (сүз уңаеннан, иң җиңел һәм иң авыр үлчәүләрдә) беренче урыннарны яуладылар. Эльвир Әхәтов 60 килограммга кадәргеләр арасында узган ел да җиңгән иде. Марат Мөхәммәтҗановның да Данил турнирларында беренче генә җиңүе түгел. Монда шунысы да игътибарга лаек: гадәттә, иң авыр үлчәүдә көрәшүчеләр аз була, ә бу юлы Марат бил алышкан 130 килограммнан авырраклар төркемендә 22 (!) пәһлеван иде. Марат ярымфиналда -
инде телгә алынган Сергей Павликны, ә финалда Зеленодольскидан Фирдүс Зәйнуллинны җиңде.
Түбән Каманың тагын бер көрәшчесе - Илдар Шәмсетдинов 80 килограммга кадәрге үлчәүдә өченче призер булды.
Менә шушы өч спортчы һәм, призлы урыннарга ук чыга алмасалар да, әйбәт кенә көрәшкән башка егетләребез тырышлыгы белән, Түбән Кама командасы өченче урынны алды. Икенче - Әлмәт. Ә моңа кадәр призлы урыннарга якын да килә алмаган Зәй командасының беренчелекне яулавы - турнирның иң зур сенсациясе. Хәер, бу беренче карашка гына шулай. Күптән түгел Зәй муниципаль районы башлыгы булып эшли башлаган Разиф Кәримов (ул турнирны башыннан ахырына кадәр карап утырды) татарча көрәшкә зур игътибар бирә һәм спортның бу милли төрен үз районында югары күтәрергә омтыла. Гомергә Чаллы шәһәре көрәшчеләренең алыштыргысыз җитәкчесе булган Рәкыйп Фәйзуллинның бу эш белән Зәйгә күчеп шөгыльләнә башлаячагын алдан кем генә фаразлый алды икән?! Үзе артыннан ул Чаллының күп кенә көчле көрәшчеләрен дә Зәй командасына күчергән (шәхсән үзем, хоккейдан һәм футболдан начар үрнәк булып йоккан андый «легионерлык»ны хуп-ламыйм, көрәшчеләрне үз җирлегеңдә үстерергә кирәк, дип саныйм). Шунысын да әйтергә кирәк: моңа кадәр Данил турнирында даими катнашкан һәм ел саен диярлек призлы урыннарның берсен алган Чаллы командасы бу юлы бөтенләй килә алмаган...
Ни генә булса да, Данил Галиев истәлегенә багышланган егерме өченче турнир, елдагыча, зур оешканлык белән узды. Моның өчен Россия Федерациясенең атказанган физик культура хезмәткәре Рөстәм Ганиев җитәкчелегендәге «Шинник» спорт комплексы коллективына күп көч куярга туры килгәнлеге күренеп тора.
Көрәшчеләр өчен чираттагы зур бәйгеләр, ә батырларның көч сынашуын карарга яратучы халык өчен мавыктыргыч тамашалар тагын ай ярымнан башланачак Сабантуйларда булыр. Көрәш мәйданнары тирәсендә яңадан әнә шул вакытларда җыелырбыз инде.
Виктор ШАДРИН.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев