Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Данил турниры "кушымталы" була

Апрель аеның беренче шимбәсендә, ягъни 4 апрельдә, «Шинник» спорт комплексында татарча көрәш буенча Түбән Каманың атаклы пәһлеваны, Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев (1948-1993) истәлегенә багышланган егерме икенче турнир үткәреләчәк. Бәйгегә Татарстан шәһәрләре һәм районнары белән беррәттән, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче милләттәшләргә дә чакырулар җибәрелгән. Бу ярыш - зурлар өчен...

Апрель аеның беренче шимбәсендә, ягъни 4 апрельдә, «Шинник» спорт комплексында татарча көрәш буенча Түбән Каманың атаклы пәһлеваны, Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев (1948-1993) истәлегенә багышланган егерме икенче турнир үткәреләчәк.
Бәйгегә Татарстан шәһәрләре һәм районнары белән беррәттән, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче милләттәшләргә дә чакырулар җибәрелгән. Бу ярыш - зурлар өчен (18 яше тулмаган спортчылар кертелми). Авырлык үлчәүләре - 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100 килограммга кадәр һәм 100дән артыграк. Яше 50дән узган көрәш ветераннары өчен, авырлык үлчәүләренә бүлмичә, аерым ярыш оештырыла.
Быел бу турнир - «кушымта»лы: өч келәмдә, елдагыча, зурлар көрәшсә, өстәмә тагын ике келәм җәелеп, аларында яшьләр өчен танылган җырчы Илһам Шакировның 80 яшьлек юбилеена багышланган бәйге узачак. 1997-1998 елгы яшьләр өчен авырлык үлчәүләре - 60, 65, 70, 75 һәм 100 килограммга кадәр, 1999-2000 елгылар өчен - 60 килограммга кадәр һәм 60тан артыграк.
Шулай итеп, бу юлы тамашачылар берьюлы ике ярышны күзәтә алачаклар. Көрәшчеләр 4 апрельдә иртәнге сәгать 9да көч сынашуга керешә, турнирларны ачу тантанасы көндезге сәгать 12дә үткәрелә. Аннан соң көрәш кичкә кадәр дәвам итәчәк, ә ахырдан ярышны йомгаклау тантанасы һәм җиңүчеләрне бүләкләү була.
Әзерләнеп торыгыз, милли көрәшебезне сөючеләр!
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев