Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Данил батыр истәлегенә

«Шинник» спорт комплексында үткәрелгән милли көрәш турнирына төрле төбәкләрдән барлыгы 33 команда килгән иде.

«Шинник» спорт комплексында, инде менә егерме җиденче мәртәбә, Данил Галиев истәлегенә багышланган милли көрәш турниры үткәрелде. Атаклы пәһлеван, Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев (1948-1993) татар-башкорт милли спорт көрәше буенча унике мәртәбә – республика, сигез мәртәбә Россия чемпионы булды.

Үзебезнең Түбән Кама Сабантуйларында ун мәртәбә баш батыр булып калды ул – монысы да башка көрәшчеләр ирешә алмаган рекорд. Данил батыр истәлегенә багышланган бәйгегә бу юлы Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан, шулай ук, Марий Эл Республикасыннан барлыгы 33 команда җыелган иде.

Турнирны ачу тантанасында Түбән Кама шәһәре мэрының урынбасары Марина Камелина, «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең профком рәисе Гомәр Яруллин, республика милли көрәш федерациясенең башкаручы директоры Равил Хәйруллин, «Шинник» спорт комплексы директоры Рөстәм Ганиев һәм башкалар чыгыш ясап, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.

Көч сынашу берьюлы биш келәмдә барса да, кичен соң гына тәмамланды. Моңа кадәр бары тик зурлар гына бил алышкан турнир бу юлы «кушымталы» булды: 12-17 яшьлек малайлар өчен, танылган җырчы Илһам Шакиров истәлегенә багышлап, аерым бәйге уздырылды. Яшьләр ярышында «Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүчеләрдән тупланган Түбән Кама командасы җиңүгә иреште (икенче һәм өченче урыннарда – Арча һәм Биектау). Түбәнкамалыларның җиңүенә иң зур өлеш кертүчеләр – үз авырлык үлчәүләрендә беренчелекне яулаган Данил Андреев һәм Илмир Хәсәншин. Икенче призер булган Булат Галимов, өченче призлы урыннарны алган Булат Гәрәев һәм Антон Рассказов та мактауга лаек. Яшь көрәшчеләрнең бу уңышы – тренерлары Илнар Гәрәевнең дә хезмәт җимеше.

Турнирның төп бәйгесендә, ягъни зурлар көрәшендә беренче өч урынны Әлмәт, Теләче һәм Кукмара командалары алды. Ә инде турнир хуҗалары булган Түбән Кама көрәшчеләре бер генә үлчәүдә дә уңышка ирешә алмыйча, командабызга сигезенче урын белән канәгатьләнергә туры килде. 1994 елдан бирле үткәрелеп килә торган Данил турнирлары тарихында безнекеләр алган урынның иң түбәне бу. Моннан алдагы ике турнирда (2018, 2019) әле бишенче урынга чыктык, ә аңа кадәр бер мәртәбә дә призлы өчлеккә керми калмый идек. Булганнарны югалту сәбәпләре турында (алар билгеле) ачыктан-ачык сөйләшеп, җитди чаралар күрелә башламаса, түбән тәгәрәү дәвам итәчәк...

Фото: Айрат Сәгыйтов

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев