Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чираттагы уңыш

«Шинник» спорт комплексының Данил Галиев исемендәге көрәш мәктәбендә шөгыльләнүчеләр узган ял көннәренең берсендә Алабуга шәһәренә барып кайтты. Анда татар-башкорт милли спорт көрәше буенча яшьләр арасында шәхси беренчелеккә ярыш үткәрелде. Республиканың ун шәһәреннән һәм районыннан җыелган иң көчле яшь көрәшчеләр бәйгесендә түбәнкамалылар сынатмады. Безнекеләр арасыннан иң зур уңышка 25нче мәктәп укучысы...

«Шинник» спорт комплексының Данил Галиев исемендәге көрәш мәктәбендә шөгыльләнүчеләр узган ял көннәренең берсендә Алабуга шәһәренә барып кайтты. Анда татар-башкорт милли спорт көрәше буенча яшьләр арасында шәхси беренчелеккә ярыш үткәрелде. Республиканың ун шәһәреннән һәм районыннан җыелган иң көчле яшь көрәшчеләр бәйгесендә түбәнкамалылар сынатмады. Безнекеләр арасыннан иң зур уңышка 25нче мәктәп укучысы Ирек Мәхмүтов иреште, ул 65 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә барлык көндәшләрен җиңде. Химия-технология институты студенты Ринас Кәлимуллин һәм нефтехимия колледжы укучысы Инсаф Ямалов үз үлчәүләрендә призлы икенче һәм өченче урыннарны алдылар. Аларның бу уңышы - тренерлары Илнар Гәрәевнең дә хезмәт җимеше.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X