Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чираттагы уеннар

Континенталь хоккей лигасы чемпионатында катнашучы «Нефтехимик» командасы узган атнада ике уенны үз бозында үткәрде. 26 гыйнварда безнекеләр «Спартак» (Мәскәү) командасын кабул итте. Уенның төп вакыты 1:1 исәбе белән тәмамлангач, овер-тайм ) бирелде, әмма исәп үзгәрмәде. Шуннан соң буллитлар билгеләнеп, «Нефтехимик» капитаны Максим Пестушко беренче булып уңышка иреште. Шулай итеп, хуҗалар...

Континенталь хоккей лигасы чемпионатында катнашучы «Нефтехимик» командасы узган атнада ике уенны үз бозында үткәрде.

26 гыйнварда безнекеләр «Спартак» (Мәскәү) командасын кабул итте. Уенның төп вакыты 1:1 исәбе белән тәмамлангач, овер-тайм ) бирелде, әмма исәп үзгәрмәде. Шуннан соң буллитлар билгеләнеп, «Нефтехимик» капитаны Максим Пестушко беренче булып уңышка иреште. Шулай итеп, хуҗалар 2:1 исәбе белән җиңде.

28 гыйнварда безгә чираттагы кунак - «Витязь» (Чехов) килде. Бу уен бик авыр барды, кунаклар гел алга чыгып, безнекеләр көч-хәл куып җитте, һәм уенның төп вакыты тигез исәп белән тәмамлана бугай, дип торганда, «Нефтехимик» уенчысы Егор Миловзоров гол кертте. Нәтиҗәдә - 4:3 исәбе белән җиңү.

Шәһәребездәге әлеге уеннарда «Нефтехимик» көндәшләрен җиңә алса да, плей-оффка уза алачагына өмет бик кечкенә, чөнки аның өчен турнир таблицасында кимендә сигезенче урынны алырга кирәк, ә безнекеләр тугызынчы урыннан югарырак күтәрелә алмый әле.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев