Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чиратта – Россия чемпионаты

Татарча көрәш буенча Казанда уздырылган республика чемпионатында Түбән Кама вәкиле Ренас Кәлимуллин үз авырлык үлчәвендә җиңү яулады. Бу егетнең исеме көрәш сөючеләргә яхшы таныш. Ренас үсмер чагыннан «Шинник» спорт комплексында тренер Илнар Гәрәев җитәкчелегендә шөгыльләнеп, төрле ярышларда уңышлы катнашты. Түбән Кама химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, егет күптән түгел үзенең әти-әнисе...

Татарча көрәш буенча Казанда уздырылган республика чемпионатында Түбән Кама вәкиле Ренас Кәлимуллин үз авырлык үлчәвендә җиңү яулады.
Бу егетнең исеме көрәш сөючеләргә яхшы таныш. Ренас үсмер чагыннан «Шинник» спорт комплексында тренер Илнар Гәрәев җитәкчелегендә шөгыльләнеп, төрле ярышларда уңышлы катнашты. Түбән Кама химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, егет күптән түгел үзенең әти-әнисе янына, туган ягы Менделеевскига кайтып китте. Шулай булса да, Татарстан чемпионатына ул үзен көрәш дөньясына чыгарган Түбән Кама командасы белән барырга теләк белдерде. Ренас, үзенә күрсәтелгән ышанычны аклап, 85 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә республика чемпионы булды. Аның бу җиңүе белән тренеры гына түгел, «Шинник» спорт комплексы директоры Рөстәм Ганиев һәм көрәш бүлеге мөдире Миңнерасиф Гыйльманов та горурланырга хаклы.
8-10 декабрь көннәрендә Тольятти шәһәрендә татарча көрәш буенча Россия чемпионаты узачак. Ренас Кәлимуллин анда Татарстан җыелма командасы белән барып, Түбән Каманың һәм республиканың спорт данын якларга әзерләнә. «Шинник» вәкиленә Россия күләмендәге ярышта да җиңү телик.
Нур ТУГАНОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X