Чиратта — республика чемпионаты

Узган ял көннәрендә Түбән Кама көрәшчеләре Казанга, татар-башкорт милли спорт көрәше буенча республика чемпионатына барып кайттылар. Безнекеләрнең берсе - Балчыклы авылы егете, НПАТП генераль директоры урынбасары Ленар Иванов анда иң зур уңышка ирешкән. Ул - 100 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә Татарстан чемпионы! Бу үлчәүдә барлыгы 36 көрәшче бил алышып, Ленар...
Узган ял көннәрендә Түбән Кама көрәшчеләре Казанга, татар-башкорт милли спорт көрәше буенча республика чемпионатына барып кайттылар.
Безнекеләрнең берсе - Балчыклы авылы егете, НПАТП генераль директоры урынбасары Ленар Иванов анда иң зур уңышка ирешкән. Ул - 100 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә Татарстан чемпионы! Бу үлчәүдә барлыгы 36 көрәшче бил алышып, Ленар алты әйләнештә дә үзенең барлык көндәшләрен, шул исәптән, моңа кадәр республика ярышларында үзе өчен еш кына артык «каты чикләвек» булган Зөлфәт Хәсәновны (Биектау) һәм финалда Әлмәтнең танылган батыры Фәнил Минһаҗевны да җиңгән. Гомумән, Ленар Иванов соңгы елларда үзе катнашкан зур ярышларның берсеннән дә җиңмичә яки, иң кимендә, призлы «өчлек»кә кермичә кайтмады, ә мондый уңышлар очраклы гына була алмый. Данил Галиев исемендәге көрәш мәктәбе директоры Расиф Гыйльманов әйтүенчә, Ленар «Шинник» спорт комплексында кичләрен даими һәм ныклап шөгыльләнә, тырышлыгы белән күпләргә үрнәк итеп куярлык.
Түбән Каманың тагын ике көрәшчесе чемпионат призерлары исемлегендә: 80 килограммга кадәргеләр арасында - политехник колледж укучысы Илмир Төхвәтуллин, ә 130 килограммнан авырраклар арасында «Нефтехимик» спорт клубы инструкторы Марат Мөхәммәтҗанов өченче урыннарны алганнар.
Көрәшчеләребезнең калганнары түбәнрәк нәтиҗәләр күрсәтсә дә, телгә алынган өчесенең уңышы Түбән Кама командасына республика чемпионатында көч сынашкан 50 команда арасында 5нче урынга чыгу мөмкинлеге биргән. Бу - ярыйсы гына үсеш, чөнки безнекеләр күптәннән инде чемпионатта шактый түбәнрәк урыннарда калып килделәр (мәсәлән, узган ел 22нче урын белән канәгатьләнергә мәҗбүр булганнар иде). Ә быел, Теләче, Казан, Әлмәт һәм Чаллы командаларын гына алга уздырып, электән иң көчлеләрдән саналган Балтач, Мамадыш, Саба, Кукмара, Биектау һ.б. районнар көрәшчеләреннән өстен чыга алганнар.
Әлеге бәйгедә үз үлчәүләрендә беренче урыннарны яулаган көрәшчеләрдән республиканың җыелма командасы тупланып, алар татар-башкорт милли спорт көрәше буенча Россия чемпионатында көч сынашачак. Декабрь уртасында Башкортстан башкаласы Уфада үткәреләчәк ул бәйгедә Татарстан данын яклау ышанып тапшырылган җыелма командага Түбән Камадан Ленар Иванов та керә, дигән сүз.
Сүз уңаеннан, Уфадагы ул чемпионатта зурлар гына түгел, яшьләр арасында да аерым ярыш оештырыла. Татарстанның яшьләр җыелма командасында да безнең бер егет - быел 28нче мәктәпне тәмамлап, Түбән Кама медицина колледжына укырга кергән Эльвир Әхәтов булачак. Мондый хокукны ул апрель аенда, 1993-94 елгы көрәшчеләр арасында 60 килограммга кадәрге үлчәүдә республика чемпионы булуы нәтиҗәсендә яулаган иде. Ленарның һәм Эльвирның Уфада да сынатмауларын, Россия чемпионнары булып кайтуларын теләп торыйк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 гыйнвар 2021 - 11:37Туй көне бик күңелле, ләкин... суык булган Декабрьдә Түбән Кама никахлашу сараенда шәһәребезнең берничә гаилә пары өчен юби- лей кичәләре оештырылды. Шул парлар арасында көмеш туйларын билгеләп узган Зиннәтуллиннар гаиләсе дә булды.3500
-
23 гыйнвар 2021 - 11:07Үзебезчә, кунакка йөрешеп... Безнең Олы Аты авылында Раштуа елдагыча әйбәт үтте. Бөтен кешенең балалары, туганнары кайтты.1200
-
21 август 2020 - 13:18Татарстан балалар сәламәтлеген саклау өлкәсенең үсеше өчен 1,4 млрд. сумга якын акча алды
-
18 май 2020 - 10:06Коронавирус белән көрәшүче табибларга күчтәнәчләр алып киләләр
-
22 гыйнвар 2021 - 10:16Җәй буе нишләгәннәрдер?..Шәһәргә нибары 55 ел гына тула. Яңадан-яңа йортлар төзелә. Тик җылылык үткәрү челтәрләрендә аварияләр булгалап, анда яшәүчеләрнең кәефләрен кыра.13400
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.28200
-
20 гыйнвар 2021 - 15:00НТР телекомпаниясенең милли бүлегенә хәбәрче кирәк Әгәр син иҗат итәргә яратасың һәм татар телен камил беләсең икән, безнең командага рәхим ит!19100
-
22 гыйнвар 2021 - 10:16Җәй буе нишләгәннәрдер?.. Шәһәргә нибары 55 ел гына тула. Яңадан-яңа йортлар төзелә. Тик җылылык үткәрү челтәрләрендә аварияләр булгалап, анда яшәүчеләрнең кәефләрен кыра.13400
-
21 гыйнвар 2021 - 16:38Балалар хастаханәсенең стационарында капиталь ремонтның беренче этабы башланды Бу хакта Инстаграмның үз битендә сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Сергей Мерясев хәбәр итте.13200
-
22 гыйнвар 2021 - 11:11Клипка да төшкәннәр, атта урам да әйләнгәннәр Түбән Кама «Керәшен» җәмгыяте яшьләре «Безнең ил» халык җыруына клип төшергәннәр.12204
-
21 гыйнвар 2021 - 16:35Түбән Камада чаңгы узышлары буенча беренче ачык кубок уздырмакчылар Ул 80 нче аерым чаңгычылар батальонына багышлана.12100
-
21 гыйнвар 2021 - 15:42Түбән Камада җирле үзидарә советларының яңа җитәкчесе билгеләнде Хәзер бу вазыйфаларны Әлфинә Сөнгатуллина башкарачак.10700
-
22 гыйнвар 2021 - 11:29Юбилейлы сабый да бар ЗАГС идарәсендә Түбән Каманың 55 еллыгына багышлап чаралар уздыруга старт бирелде.10600
-
21 гыйнвар 2021 - 16:09ТОСЭР ның 70 инвестицион проектның 18 гамәлгә ашырылган инде Үз чиратын тагын 47 се көтә. Яңа мәйданчыклар төзелеше белән администрация вәкилләре танышты.9200
-
22 гыйнвар 2021 - 10:43Тюбинг алып булмаячак Түбән Кама муниципаль районы башкарма коми-теты җитәкчеләре эчке эшләр идарәсе хезмәткәр-ләре белән тюбингларны арендага бирү урыннарын тикшергәннәр.7900
-
22 гыйнвар 2021 - 10:57Карасагыз, уйланырлык нәрсәләр күп Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының һәр премьерасын көтеп алам. Ә менә «Калдырма, әни!» драмасын карарга соңгарак калдым шул. Аннары пандемия башланды, театр вакытлыча ябылды. 9 гыйнварда, ниһаять, спектакльгә бару мөмкинлеге туу белән, барып, карап, тәэсирләрем белән уртаклашырга булдым.7901
-
22 гыйнвар 2021 - 08:39Быел да «Туган як»тан бүләк» бар 2021 елның беренче яртысы өчен газетабызга язылучылар арасында «Туган як»тан бүләк» конкурсы 29 гыйнварда НТР компаниясе бинасында үткәрелә. Бүләкләрне уйнату 10.30 сәгатьтә башлана.7600
-
22 гыйнвар 2021 - 10:22Онытканнар булса кирәк Төзүчеләр урамындагы 4 нче йортта подъезд тәрәзәләре юк.7200
-
22 гыйнвар 2021 - 10:30Йөрәге сызлап, хәле начарайган ирне 11 яшьлек кыз коткарган Айгөл Гарипова 14 нче лицейның 5 нче сыйныфында укый.7001
-
22 гыйнвар 2021 - 08:48Максатлары – фестивальгә бару Узган елның октябрь аенда без «Ковер» яшьләр үзәге «Элемтә бар» («Есть контакт») проекты буенча грант отып, олылар белән эш алып барулары турында язган идек.4000
-
23 гыйнвар 2021 - 11:37Туй көне бик күңелле, ләкин... суык булган Декабрьдә Түбән Кама никахлашу сараенда шәһәребезнең берничә гаилә пары өчен юби- лей кичәләре оештырылды. Шул парлар арасында көмеш туйларын билгеләп узган Зиннәтуллиннар гаиләсе дә булды.3500
-
23 гыйнвар 2021 - 09:07Татар телендә сөйләшергәме? Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә «Татарча да яхшы бел!» проекты башланды.3200
-
22 гыйнвар 2021 - 10:04«Үзебезне сакларга кирәк» Түбән Камада коронавирустан вакцинация башланды.3100
-
23 гыйнвар 2021 - 10:26Алдасаң, җәза салалар Түбән Кама шәһәр судында 36 яшьлек хатын эше каралган.2500
-
23 гыйнвар 2021 - 11:07Үзебезчә, кунакка йөрешеп... Безнең Олы Аты авылында Раштуа елдагыча әйбәт үтте. Бөтен кешенең балалары, туганнары кайтты.1200
-
22 гыйнвар 2021 - 10:04«Үзебезне сакларга кирәк» Түбән Камада коронавирустан вакцинация башланды.3100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика