Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чиратта – дөнья чемпионаты

Түбән Кама спортчысы Рөстәм Фәйзрахманов дзюдо көрәше вете-раннарының Европа чемпионатыннан уңышка ирешеп кайтты. Хорватиядәге Пореч шәһәрендә уздырылган ул чемпионатта Европаның 38 дәүләтеннән 800дән артык дзюдочы көч сынашкан. Безнең Рөстәм, төрле илләрдән килгән берничә көндәшен җиңеп, ярымфиналга җиткән. Ярымфиналда көрәш тигез барса да, ярыш хөкемдарлары фикеренчә, Фәйзрахмановның көндәше аз гына өстенлек...

Түбән Кама спортчысы Рөстәм Фәйзрахманов дзюдо көрәше вете-раннарының Европа чемпионатыннан уңышка ирешеп кайтты.
Хорватиядәге Пореч шәһәрендә уздырылган ул чемпионатта Европаның 38 дәүләтеннән 800дән артык дзюдочы көч сынашкан. Безнең Рөстәм, төрле илләрдән килгән берничә көндәшен җиңеп, ярымфиналга җиткән. Ярымфиналда көрәш тигез барса да, ярыш хөкемдарлары фикеренчә, Фәйзрахмановның көндәше аз гына өстенлек белән җиңүче булган. Нәтиҗәдә, Түбән Кама спортчысы - өченче призер һәм бронза медаль иясе.
«Нефтехимик» спорт клубында шөгыльләнүче дзюдочының бу уңышы -
тренеры Фәнис Хәми-дуллин өчен дә зур горурлык. Хорватиягә баруда ярдәм күрсәткән Александр Носовка һәм муниципаль район җитәкчелегенә дә рәхмәте зур Рөстәмнең.
Хорватиядәге ярыш нәтиҗәләре буенча, Фәйзрахмановны дзюдо көрәше ветераннарының дөнья чемпионатында Россия данын яклаячак җыелма командага керткәннәр. Анысына әзерләнергә вакыт бар әле - дөнья күләмендәге ярыш сентябрь аенда булачак.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев